Бердәм пособие алучыларны яңа тикшерүләр көтә
КӨН ТЕМАСЫ

Бердәм пособие алучыларны яңа тикшерүләр көтә

2026 елның 1 октябреннән бердәм пособие билгеләү тәртибен тикшерүнең яңа кагыйдәләре гамәлгә керде. Әмма үзгәрешләр Россиянең өч төбәгендә яшәүче гариза бирүчеләргә генә кагыла һәм 2026 ел ахырына кадәр дәвам итәчәк.

Банкка кергән акчаларны ничек тикшерәчәкләр

1 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр Мәскәү өлкәсендә, Ханты-Манси автономияле округы — Юграда һәм Ямал-Ненец автономияле округында банк счетларына һәм кертемнәргә кергән акчаларны тикшерү тәҗрибәсе үткәрелә. Бу төбәкләрдә яшәүче һәм әлеге чорда бердәм пособие алуга гариза биргән гаиләләрнең рәсми керемнәре генә түгел, ә соңгы 12 айда барлык гаилә әгъзаларының банк счетларына кергән гомуми акча күләме дә исәпкә алыначак. Әгәр кергән акчалар суммасы шул ук чордагы гаиләнең гомуми кеременең 200 процентына тигез яки аннан күбрәк булса, пособие билгеләүдән баш тартырга мөмкиннәр.

Нинди акчалар исәпкә алынмый

Тикшерү вакытында гаилә әгъзалары арасында күчерелгән акчалар, кредит акчалары һәм салым ташламалары исәпкә алынмый. Документлар белән расланган очракта, милек сатудан кергән акчалар да исәпкә алынмаячак. Эшмәкәрлек өчен кулланыла торган шәхси эшмәкәр счетлары да тикшерүгә кертелми.

Экспериментта катнашмаган төбәкләрдә яшәүчеләр өчен 1 октябрьдән пособие билгеләү тәртибе элеккечә кала. Пособие рәсми керемнәрне, милекне һәм «нульле керем» кагыйдәсен исәпкә алып билгеләнә. Димәк, яңа тикшерүләр турындагы хәбәрләр өч төбәктәге гариза бирүчеләргә генә кагыла, Россиянең калган өлешендә яшәүче пособие алучылар өчен үзгәрешләр юк.


Нет комментариев