Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
яналыклар

Җыр яраткан мәңге яшь калыр

Көзнең соңгы аена аяк бастык. Җәйге кояшлы көннәрдән, күңелле ыгы-зыгыдан соң алтын моңсулык белән уралган көзләргә керүе бераз ямансуырак. Шул чакта тормышларны ямьләр өчен күңелгә моң кирәк. Көзне “муллык чоры”дип юкка гына әйтмиләр шул. Басулардагы алтын башаклар белән бергә, төрле мөһим көннәргә бай ул. Сентябрь ае дәвамында җирлегебезнең батыр игенчеләре белән алдагы елга уңышны барласак, октябрь аенда күңелләребез һәр елдагыча өлкәнннәр белән.

Быел да  якташларыбыз гомер иткән һәр тарафлардан аларга багышлап ихлас теләкләр дә, җырлы бүләкләр дә мулдан яңгырады. Районыбызның Ветераннар Советы, җирлекнең “Ак калфак” оешмасы белән берлектә әби-бабаларыбызның ачы хәсрәтен дә, шатлыклы мизгелләрен дә моңга әйләндерергә тырышты. “Өлкәннәр декадасы” кысаларында авыл мәдәният йортларында зур бәйрәм концертлары гөрләде. Быел ул  Мәмдәл, Айбаш, Олы Битаман авыл җирлекләрендә куелды. Максаты булып , һәр өлкән кешенең   очсыз-кырыйсыз җирдә ялгыз түгеллеген  күңелләрне юатырдай җырлар аша күрсәтү торды. Бәйрәм чарасын Биектау районы Татар хатын-кызларының “Ак калфак” берлеге рәисе Гөлсинә Шакирова алып барды. Тапкыр телле, чибәр йөзле  Гөлсинә Шәфыйк кызы әйтелгән һәр сүзгә йөрәк җылысы кушып , ак яулыклы әбиләребез, түбәтәйле бабаларыбызның  бүгенге көндә ни кадәрле безгә кирәк булуларын җиткерергә тырышты. Яраткан җырчыларыбыз исә әлеге  якташларыбызга үз моңнарын бүләк итте. Араларында  “Балкыш” республика фестивале йолдызлары, район мәдәният хезмәткәрләре бар иде. Лилия Зөфәр кызы бүгенге көндә Биектау районы мәдәният бүлеген җитәкли.Аның көннәре җаваплы хезмәт белән узса, декада дәвамында, кичләрен ул бары өлкәннәребезгә багышлады. Бәйрәм чарасының йөзек кашлары булган  Галия Камалова, Әлфия Идрисова, Гөлнара Галиуллина, Айзат Шакировларның   җанны  матурлаучы җырлары кемне генә битараф калдырды икән?! Һәркемнең чыгышы зур алкышлар астында үтте. Әлбәттә, шушы урында аерым рәхмәтне Биектау районы Ветераннар Советы рәисе Билал Шиһабетдиновка да  җиткерү дөрес булыр. Быел да ул районда яшәүче бер ветеранны да игътибарыннан калдырмаска тырышты. Авылларыбызның көзге кичләрен ямьләүче бу бәйрәм концертлары, киләсе елда да дәвамлы булыр дип өметләнәбез. Сез генә яшәгез, өлкән буын!Ә инде шундый игелекле эшкә алынган барлык якташларыбыз алдында баш иябез.

Алда ноябрь. Димәк, безне, “Авыл хатын – кызлары “һәм “Әниләр көне” көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев