Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яналыклар

Яңа тренажер яшь хоккейчыларга югарырак үрләрне яуларга ярдәм итәр

Россиядә икенче ел рәттән “Демография” проекты кысаларында “Спорт - тормыш таләбе” милли проекты гамәлгә ашырыла. Аның юнәлешләреннән берсе - яшь хоккейчыларга күнегүләр уздыру өчен спорт җиһазлары алу. Биектау районы республикада иң спорт сөюче районнарның берсе булып тора. “Биектау” Боз сараендагы яңа тренажер - моңа аермачык дәлил. Мондый уникаль җиһазны ни өчен нәкъ менә безнең район алды соң?

Безнең райондагы Боз сарае башта ук хоккей һəм фигуралы шуу белəн мавыгучыларны үзенə җəлеп итеп торды. Күнегүлəр уздыру вакыты минутлап исəплəп куелган. Йөзлəгəн балага спорт белəн шөгыльлəнү мөмкинлеге бирелə. Спорт мəктəбе һəм Биектау районы җитəкчелəре балалар уңышка ирешсеннəр өчен мөмкин булганның барысын да эшлилəр. Тырышып шөгыльлəнгəннəре өчен Биектау хоккейчылары федераль властьлардан бүлəккə лаек булдылар.

- Безнең өчен мондый җиһаз зур бүлəк булды, чөнки андый Татарстанда башка юк. Бу уникаль җиһаз. “Биектау”да чемпионнар, чын спортчылар үсеп чыгар, дип уйлыйм. Район тагын да югарырак нəтиҗəлəргə ирешер, - дип аерым билгелəп үтте Татарстан республикасының спорт министры урынбасары Алмаз Мингулов.

Тренажерның ничек эшлəвен карарга Биектау районы Башлыгы Рөстəм Кəлимуллин белəн бергə республиканың спорт министры урынбасары Алмаз Мингулов һəм Татарстан Республикасының Хоккей Федерациясе башкаручы директоры Кирилл Голубев та килде. Алар Боз сараенда булдылар һəм яңа тренажерның өстенлекле якларын карадылар. Мондый йөгерү юлы хоккейчыларга гəүдə тотышын төгəл билгелəргə ярдəм итəчəк. Ул 8 эш режимына көйлəнгəн, бирелгəн параметрларга карап, авышлык почмагы үзгəрə һəм тренажёрны ашыгыч рəвештə туктатып та була. Монысы шөгыльлəнгəн вакытта имгəнүлəргə юл куймас өчен əһəмиятле. 4 миллион сумнан күбрəк торган мондый уникаль аппаратны алуның ничек мөмкин булуы турында безгə республиканың Хоккей Федерациясе вəкиле сөйлəде.

- Без хоккейчыларны үстерү мəсьəлəсендə үзлəрен ничек күрсəтүлəренə карап, һəр мəктəпне дə бəялибез. Хокк ейны популярлаштыруга мөнəсəбəтлəрен күзəтəбез. Һəм, чынлап та, инде өч ел дəвамында “Биектау” хоккей мəктəбе республикадагы барлык хоккей мəктəплəре арасында лидер булып тора, - диде Татарстан Республикасы Хоккей Федерациясенең башкаручы директоры Кирилл Голубев.

Узган сезон нəтиҗəлəре буенча районның спорт мəктəбендə тəрбиялəнүчелəр беренче гомумкоманда урынын алдылар. Яңа тренажер алып кайтылганнан соң яшь хоккейчылар тагын да югарырак үрлəрне яулый алырлар, дип өметлəнəбез.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев