Ваннада телефон аркасында үлгән
Телефон шулкадәр тормышыбызга киң үтеп керде, без аннан башка бер генә минут та тора алмабыз кебек.
Әлеге бәйлелек кайчагында фаҗига белән дә тәмамлана.
Якутиянең Ленск шәһәрендә 21 ноябрьдә 14 яшьлек кыз баланы әти-әнисе ваннада үлгән килеш таба. Коенганда ул ваннага телефонын да үзе белән алып кергән була. Шулай ук анда электр розеткасына тоташкан деформацияләнгән зарядкалау җиһазы белән озынайткыч та табыла. Ә эрегән корпуслы гаджет ванна кырында яткан.
Тикшерү органнары кызның үлеме сәбәбен ачыклыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев