“Тукай иленә сәяхәт”
26 апрель Туган тел Һәм Тукай бәйрәме. Ике бәйрәмне дә берләштереп, Коркачык станциясе авыл китапханәсе Һәм “Карлыгач” балалар бакчасы белән берлектә, “Серле Тукай иленә сәяхәт” дигән бәйрәм үткәрдек.
Г.Тукай чын мәгънәсендә татар халкынын бөек шагыйре, бөек шәхесе. Аның әкиятләре, шигырьләре буыннан-буынга калып, миллионнарча балаларыбыз тарафыннан укылачак, ятланачак. Шулай булганда, аның шанлы исеме мәңгегә онытылмаячак.
Нәни дусларыбызны Г.Тукайның авыр, кадерсез балачагы белән таныштырдык. Кечкенәдән мәхәббәттән, наздан, иркәләүдән мәхрүм булса да, аның хәр әсәреннән мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, ярату хисе бөркелеп тора. Балалар белән “Шүрәле”, “Су анасы”, “Кәҗә белән сарык” әкиятләре буенча викторина үткәрдек, мультфильмнар карадык.
Г.Тукайнын иҗатын сөюче нәни дусларыбыз, бәйрәм хөрмәтенә: “Бишек җыры”, “Туган тел”, “Кызыклы шәкерт”, “Бала белән Күбәләк”, “Елның дүрт фасылы”, “Безнең гаилә” шигырьләрен бик матур Һәм сәнгатьле башкардылар. Нәни артистларыбызны зур алкышларга күмделәр.
Бәйрәмебезне “Туган тел” җыры белән тәмамладык! Бу кичә безнең күңелләрдә якты Һәм җылы хисләр калдырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев