Рөстәм Кәлимуллинның Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан бәйрәм котлавы
Хөрмәтле биектаулылар, районыбыз кунаклары!
Сезне Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан чын йөрәктән тәбрик итәм.
Россиянең истәлекле даталары арасында бу көн әһәмиятле урын алып тора. Бабаларыбыз халык ополчениесе төзеп, дошманны тез чүктергәнгә, Ватаныбыз башкаласын азат иткәнгә дүрт гасырдан артык вакыт узды. Бу дата Россиядә 1612 елда булган вакыйгалар - Минин һәм Пожарский җитәкчелегендә халык ополчениесе Мәскәүне интервентлардан азат итеп, илне эчке чуалышлардан һәм гражданнар арасындагы каршылыклардан коткару - истәлегенә бәйрәм көне буларак билгеләнгән. Күптән булган бу вакыйгаларның төп сабагы күпмилләтле Россиянең көче, кешеләр иминлегенең нигезе нәкъ менә халыклар бердәмлегендә икәнлегенә төшенү булды. Без барыбыз да – Россия Федерациясе халкы, һәм 4 ноябрь, Халыклар бердәмлеге көне - безнең дәүләтебез бәйрәме. Аның төп символлары тирән мәгънәгә ия: бергә булырга, димәк, - көчле булырга, үсәргә һәм уңышларга ирешергә. Бер-береңне хөрмәт итәргә һәм үз Ватаныңны сакларга.
Бүген илебезнең төп хәзинәсен тәшкил иткән, күп төрле гореф-гадәтләргә, йолаларга, мәдәниятләргә, телләргә, дини карашларга ия булган халкыбыз шулай ук бердәмлеккә, тынычлыкка һәм татулыкка омтыла. Татарстан Республикасының да илебез үсешендә саллы өлеше бар. Биектау районы соңгы елларда Татарстан Республикасының көчле бер районына әверелде. Безнең уңышлар республикабыз үсешенә, аның халыкара киңлектә абруе артуга турыдан-туры бәйле. Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү алга таба да районда куәтле икътисадый һәм мәдәни багланышларны киңәйтүгә, күпкырлы дуслык мөнәсәбәтләрен ныгытуга хезмәт итәр дип ышанам.
Кадерле дуслар, Халыклар бердәмлеге көнендә сезгә тынычлык, татулык һәм иминлек телим.
Бәйрәм котлы булсын!
Биектау районы хакимияте башлыгы Рөстәм Кәлимуллин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев