Район Башлыгы Рөстәм Кәлимуллинның Корбан бәйрәме белән котлавы
Кадерле райондашлар, мөхтәрәм мөселманнар!
Сезне чын йөрәктән Корбан бәйрәме белән тәбрик итәм!
Әлеге бәхетле көннәрдә районыбыз мәчетләрендә моңлы азан яңгырый, күмәк намазлар укыла, районыбызның барлык мөэмин-мөселманнары догаларын Аллаһы Тәгаләгә юллый. Олы бәйрәм көнендә һәркем Аллаһы Тәгаләдән киләчәк көннәргә өмет һәм ышаныч, гаиләләребезгә иминлек һәм бәрәкәт насыйп итүен, туган йортыбызга һәм илебезгә тынычлык сорап дога кыла.
Бу көннәрдә планетабызның төрле почмакларыннан килгән миллионлаган мөэмин-мөселман ислам дөньясының үзәге саналган Мәккә шәһәренә хаҗ кыла, Ибраһим пәйгамбәрне һәм барлык дин кардәшләребезне туры юлга күндерүе өчен Аллаһыга чиксез рәхмәтләрен җиткерә. Кайда гына булсак та - изге хаҗ сәфәрендәме яисә туган
йортыбыздамы - бүген безне күңелләребездәге татулык, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелеккә омтылу хисләре берләштерә.
Бу изге бәйрәм көнендә, гадәттәгечә, без - Биектау мөселманнары да - Раббыбызга корбан китереп, җаннарыбызны пакъләндерәбез, гөнаһларыбызны ярлыкауны сорап, гаделлек, шәфәгать, игелек, рухи камиллеккә ирешергә омтылабыз. Коръән-Кәримдә әйтелгәнчә: «Сәдака - авырлыкларны җиңү юлы». Мохтаҗларга ярдәм күрсәтеп һәм игелек кылып, һәрберебез аларның хәленә керә, күңелләренә бәхет иңдерә, йөрәкләренә шәфкать һәм мәрхәмәт орлыклары сала.
Бүгенге көндә Биектау районы - төрле милләт һәм дин вәкилләренең үзара дустанә, аңлашып яшәвенең күркәм үрнәге. Ислам, православие һәм башка традицион дин вәкилләренең бер-берсенә карата дус-тату, үзара хөрмәт хисләре саклап, ярдәмләшеп яшәве киләчәктә дә туган җиребезнең тотрыклы үсешенә ышаныч тудыра.
Хөрмәтле райондашлар! Корбан бәйрәме барыбызга да көч һәм илһам өстәсен, игелекле гамәлләргә рухландырсын, һәр йортка, һәр гаиләгә шатлык һәм өмет китерсен!
Сезгә җан тынычлыгы, сәламәтлек, муллык һәм иминлек телим! Аллаһы Тәгалә сезне ярдәменнән ташламасын!
Биектау районы хакимияте башлыгы Рөстәм Кәлимуллин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев