Мәктәп укучысы БДИ биргәндә үлгән
Чабаксар мәктәбендә бердәм дәүләт имтиханы вакытында бер укучы кыз вафат булган.
Бу хакта республиканың сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.
Беренчел мәгълүматларга карганда, кызның йөрәге зәгыйфь булган. Табиблар аңа мәктәпкә тә үк ярдәм итә башлый, әмма гомерен саклап кала алмыйлар.
Әлеге вакытта тикшерү бара. Министрлыкта белдерүләренчә, кыз имтиханга килгәндә үк үзен начар хис иткән. Мәктәптә кизү торучы табиблар аңа кайтып китәргә дә киңәш иткән булган. Әмма кыз аларны тыңламаган. "Бер сәгать дәвамында ул имтихан биремнәрен үти, аннары кабинеттан чыгарга сорый. Коридорда хәле китә", диләр министрлыкның матбугат хезмәтендә.
Чыганак: https://matbugat.ru/news/?id=25466
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев