Ләйсән Гимаеваны начар җырлауда гаеплиләр
Ләйсән Гимаева үзенең инстаграм аккаунтыда мөлаем бер фото урнаштырган. Шул фото астындагы негатив комментарийга игътибар иттек, берсе «Сиңа атказанган исеме алырга әле, голос не тот», ‒ дигән мәгънәле комментарий калдырган иде.
Ләйсән аны алып аткан ахры, хәзер ул юк. Ләйсәннең тугры язылучылары аны якладылар, мәсәлән, шундый комментарий бар: «Голос именно тот, дияр идем мин. Ләйсән, сезнең җырларыгыз, иҗатыгыз күп темаларны үз эченә алган, йөрәккә үтеп керә торган, бик матур җырлар! «Рәхмәтем чиксез, әни» җыры күңелгә иң якыны! Иҗади уңышлар, гаилә бәхете сезгә!». Ләйсән Гимаеваны тамашачы яратып тыңлый, җырлары, тавышы матур.
Көнчелекле комментарийлар өчен генә кәефен төшмәсен, Ләйсән. Һәркемгә дә ярап бетеп булмый инде ул. Безне үзеңнең җырларың белән сөендереп тор.
Автор: Гөлшат Хәлиуллина
Фото: @leisan_gimaeva_official
ЧЫГАНАК: http://sahne.ru/kheberler/8454.html
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев