Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яналыклар

Кыен эшләр җиңеләя, булсаң тырыш

Лилия Борһанова Биектау тормышына яңа бер “дулкын” булып килеп керде. Үз исем-дәрәҗәсен, үз агымын булдырган Казан арты районы өчен яңа сулыш кебек булды ул.

Мәркәзебезнең  данлыклы сәхнәләре белән беррәттән, илнең төрле төбәкләрендә   чыгыш ясаган,  радио киңлекләрендә көн саен җырлары яңгыраган Лилия Биектау үзәк мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе вазыйфасына алына. Язмышның урау юллары аша килгән әлеге гүзәл ханым шушы  җирлектә   тулысы белән үзенең  гаилә һәм хезмәт бәхетен  таба. Инде  хәзер  дүртенче  җәй туган көнендә ихлас теләкләрне ул Биектау мәдәният бүлеге җитәкчесе  буларак та кабул итә.

Лилия Зөфәр кызы кебекләр турында  “Ул сәхнә өчен туган”, - диләр. Аның чыгышлары тамашачы тарафыннан һәрчак көтеп алына. Күңелнең яшерен кылларын тибрәтүче моңлы җырлары аша да, район күләмендә иң җаваплы чараларны алып баручы буларак та  иҗатына гашыйклар көннән–көн арта.  Моның сере гади: сәхнә     һәрвакыт яктылыкны, матурлыкны  һәм яңалыкны ярата бит. Бу өч сыйфат та  аңа табигатьтән бирелгән. Лилия Зөфәр кызының холкын чагылдырган шул күркәм сыйфатлары җитәкче булгач та үзләрен һәрвакыт сиздереп тора. Иң беренче көненнән үз алдына зур максатлар куеп башлап җибәрде ул эшчәнлеген. Бүлекнең   матди-техник базасын ныгыту, районның үз кадрларын табу һәм үстерү, эш барышында заманча алымнарны куллану  никадәр генә авыр булса да, Лилия ханым сайлаган юлыннан тайпылмый. Районкүләм үткәрелгән һәр мөһим чара шушы максатка якынаюның бер билгесе булып тора. Халкыбызның йөзек кашына әверелгән “Сабантуй”  бәйрәме дисеңме, инде ничә ел рәттән меңләгән кунак җыйган “Иске-Казан түгәрәк уены”  фестивале турында сүз башладыңмы, шушы урында    Лилия Зөфәр кызының куйган бар хезмәтен, бар тырышлыгын әйтми мөмкин түгел. Хәер, аның хезмәтен күптәннән инде шул чараларның дәрәҗәсенә карап та белеп була. Әле берничә ел элек кенә “Казан арты”  паркында   оештырыла башлаган  язгы бәйрәм “Сабантуй” бүген инде мәдәни тормышның үткәнен һәм бүгенгесен тоташтыручы “Казан арты бренды”на  әверелде. Лилия Борһанова “Созвездие-Йолдызлык” республика фестивале ачылуның беренче елыннан ук бихисап Биектау егет-кызларының исемнәрен  Татарстанга яңгыратты. Соңгы елларда, җитәкчебезнең хәер-фатыйхасы аша, “Пирамида” сәхнәсендә мактауга лаек йолдызчыкларыбыз саны бермә-бер артты. Сезон тәмамлану белән үк яңа талантларны эзләүгә керешә ул. Ел дәвамында шул сабыйлар аша күңелендә булган бар иҗат чаткыларын тормышка ашыра. Шуңа да  аның өчен  яшь якташларыбызның җиңүе  шәхси  уңышлар кебек, бик  кадерле. Таң туу белән эш урынына килеп җитеп,  соң минутларга кадәр репетиция сәхнәсеннән төшмәгән көннәре бик күп аның.  Кайвакыт, ирексездән, “Ничек ул үзен шулай тулаем эшкә багышлый ала  икән?”, - дип уйлап куясың. Беренче карашка ук нәфислеге, сылулыгы  белән игътибарны җәлеп итә торган шушы сөйкемле хатын-кыздагы  ихтыяр көченә ир-атлар көнләшерлек. Җир шары инновацион тенденция  тәгәрмәчендә әйләнгәндә, безнең яшәеш башкаларга да кызыклы булсын өчен, заманадан артта калмау таләп ителә. Әлбәттә, җыр-моң сөюче якташларыбызның да бәйрәм чараларын җылы, уңайлы биналарда карыйсы, сабыйларын шәһәрнекеләрдән ким булмаган түгәрәкләргә дә йөртәсе, бер генә мәдәни яңалыктан да читтә каласы килми. Биектау җирлегендә уңышлы эшләп торучы сәнгать мәктәбе, төрле студия, түгәрәкләр - барысы да  яшь буынның киләчәге өчен. Китапханә эшчәнлегендә халыкка күрсәтелгән хирыссыз  хезмәт, акчага корылган заманда могҗиза кебек.

Сүзне  кайвакыт кырыс, ләкин һәрчак гадел булган саннар белән дәвам итәсе килә. 2015 елны алыйк: аның нәтиҗәләре буенча мәдәни күңел ачу учреждениеләрендә клуб оешмалары - 276 , китапханәләрдә -32 берәмлек исәпләнгән. 2018 ел азагына исә саннар түбәндәгечә: мәдәни күңел ачу учреждениеләрендә - 392, китапханәләрдә -120 клуб оешмалары. Соңгы елларда  районда оештырылган күпсанлы мәдәни чаралар да моның ачык мисалы.  Зур сәхнәләрдә  үз йөзен булдырган Лилия Борһанова  һәр эшен дә бүгенгәчә,  мәркәзебез сәхнәсендә  куярга оялмаслык итеп башкарырга тырыша. Аның җиңел кулы белән сафка баскан “Казансу”, “Күңелле балачак”, “Чияләр”, “Атна кич” җирле үзешчәннәр төркемнәре   бу омтылышны һәрчак хуплыйлар. Эш агачы үз җимеше белән сөендерсә, иҗат кешесе өчен ул төрле бәйгеләрдә яуланган лауреат, дипломант исемнәре. Бу яктан да  горурланып әйтә алабыз! Биектау коллективлары республикада гына түгел, Бөтенроссия һәм хәтта күп кенә Халыкара бәйге җиңүчеләре дә. Аллаһ Тәгаләнең кулы җәмгыятьтә, диелә хәдистә. Кырыс таләпләрен, усал сүзен

эш коралы итеп алган җитәкчеләр өчен халыкны куркытып тору авыр түгелдер.  Йомшак караш, яхшы мөгамәлә аша эш алып бару - менә монысы инде эшне үзең башкарудан да кыенрактыр. Лилия Зөфәр кызы өчен кеше күңеле  бәллүр савытка тиң. Иҗатчы күңеле исә тагын да нечкәрәктер. Шуңа да ул үз кул астында  мәдәният дөньясында кайнаучы  һәркем өчен тиешле урынында  тиешле сүзен табарга өйрәнгән. Кеше борчуына битараф булмаган, һәрчак ярдәм итәргә ашыгучы җитәкче өчен алар һәрберсе туган кебек. Лилия Зөфәр кызын биектаулылар, яратып, “Үзебезнең Лилия”, дип йөртәләр. Гәрчә  ул тумышы белән  Казан кызы.

-        Әйе, мин, чыннан да, чыгышым белән Биектау кызы  түгел. Аннан күбесе мине “Саба кызы”  дип тә йөртәләр. Минем әнием Саба ягыннан. Әтием чыгышы белән –Әтнәнеке. Алар кайчандыр,  70 нче еллар башында кавышып, мәркәзебез Казанда төпләнеп калганнар. Мин бертуган энем белән Казан шәһәрендә үстем, рус мәктәпләрендә укыдым. Биектау - минем тормыш иптәшемнең туган ягы, - дип сөйли Лилия ханым  гадәтенчә  йөзенә күркәм елмаю алып.

  Елмаеп башланган көн уңышлы була, диләр. Ә ул,  моңа өстәп, уңышның нигезен  мәхәббәттә дә  күрә.

-        Мин үзем кешеләрне бик яратам. Бәлки шуңадыр да бу мәхәббәт җаваплы. Кәефем булмаса да, мин аны беркайчан да кешеләргә күрсәтмим. Нигә? Ул кешенең бәлки күңелендә әллә нинди ярадыр. Нинди генә чакта да матур яшәргә, елмаерга кирәк.

   Бу гүзәл ханым якты дөньяларга тормыш матурлыгының гадилектә, күркәмлекнең холыкта  икәнлеген тагын бер кат раслар өчен килсә, Биектау җиренә, “ташкын” булып, хезмәт  белән хөрмәтне яулау үрнәген күрсәтер өчен килгәндер.                     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев