Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яналыклар

Коркачык авылында күңелле ял иттеләр

Җәйге яллардан соң мәдәният йорты эшчәнлеге бик матур бәйрәмнәребезнең берсе – “Өлкәннәр көне” белән җанланып китә.

Коркачык авылы мәдәният йортында үткәрелгән “Җырлы уен” чын мәгънәсендә зур бәйрәмгә әверелде. Авылыбызның  “Иске-Казан җәүһәрләре” һәм  кадерле кунакларыбыз, Ямаширмә авылының  “Чияләр” фольклор коллективлары көч сынашты. “Түгәрәк уен”, “Балкыш” фестивальләре лауреаты  булган ике команда да үзләренең  җырга-моңга бай, тапкыр һәм зирәк булуларын тагын бер кат расладылар. Йөгерек  бармаклы гармунчыларыбыз Ринат абый Гыйльметдинов белән Габдулла абый Мортазин, бәйрәм бизәге булып,  ямь өстенә ямь өстәделәр.  Бәйрәм чәй табыны  янында  киләчәккә планнар төзеп дәвам итте. Гармунчыларга һәм  ике коллективка да саулык-сәламәтлек, җан тынычлыгы, яңадан-яңа үрләр теләп  калабыз.

 Айгөл ХӘЙРУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев