Быел бәйге 24 нче мәртәбә уздырылды. Бәйгедә муниципаль этапларда җиңү яулаган 50 ләп хатын-кыз катнашты.
Алар барысы да «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре. Бәйгедә Биектау районы «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт учреждениесе башлыгы Алсу Сафиуллина уңышлы чыгыш ясады.
Ул социаль реклама номинациясендә беренче урынны яулады. Ә гомуми исәп буенча Алсу Сафиуллина республиканың юл хәрәкәте иминлеге учреждениеләрендә эшләүче хатын-кызлар арасында 4 нче урынга лаек булды.
Нет комментариев