Казанда 13 яшьлек кызны мәсхәрәләгән ир-атны эзлиләр
Тикшерүчеләр җинаять кылуда шикләнелүче кешенең фотосын күрсәттеләр.
Казанда 13 яшьлек кызны мәсхәрәләгән ир-атны эзлиләр, дип хәбәр итте Татарстан Тикшерү комитеты җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.
Тикшерүчеләр ачыклаганча, гадәттән тыш хәл 8 май көнне, Серов урамындагы бер йортта килеп чыга. Кыз мәктәптән өенә кайта, лифтка керә, аның артыннан билгесез ир-ат йөгереп килә һәм оятсыз гамәлләр кыла башлый. Кыз куркып кычкыра һәм ир-ат качып китә.
Әлеге факт буенча “Оятсыз гамәлләр кылу” маддәсе буенча җинаять эше ачылды. Хәзерге вакытта тикшерүчеләр әлеге хәлнең нечкәлекләрен өйрәнә һәм ир-атны эзли.
Тикшерүчеләрдә әлеге җинаятьне кылуда шикләнелгән кешенең йөзе сурәтләнгән фото бар. Фотодагы ир-ат турында мәгълүматлары булган кешеләрне хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итүләрен сорыйлар.
Чыганак:http://tatar-inform.tatar/news/2018/05/11/163737/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев