Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яналыклар

Кадерле биектаулылар һәм районыбыз кунаклары!

Сезне Рамазан ае тәмамлану һәм изге Ураза бәйрәме – Гайдел фитр уңаеннан ихлас йөрәктән тәбрик итәм.

Изге Рамазан аенда районыбызның барлык мөселманнары рухи яңарыш шатлыгын татыдылар, мәрхәмәтле булдылар, изге эшләр кылдылар. Бу Изге көнне  барлык мөселманнар яңадан уртак намазга баса. Районыбыз мөселманнары да Хак Тәгаләне риясыз олылау һәм диндәшләрен «Ураза гаете мөбарәк булсын!» дигән сүзләр белән тәбрикләү өчен мәчетләргә җыела. Әлеге бәйрәм кешеләрнең бу айда кылган игелекле гамәлләрен икеләтә арттыра, матур уй-теләкләрен, күңелләрен пакьләндерә. Дин тотучыларның бу көннәрдә камилләшүгә, шәфкатьлелек һәм миһербанлыкка омтылышы тагын да ныгый, алар бергәләп гыйбадәт кыла,  мул табыннар тирәли җыелыша. Районыбызда мөселманнарның хәйриячелек һәм иганәчелек  шөгыльләре  елдан-ел төрлеләнә баруы, өлкәннәргә, физик мөмкинлеге чикле кешеләргә карата игелекле эшләр кылуы гаять куанычлы күренеш. Мохтаҗларга ярдәм итү, нечкә тәэсирле вәгазь һәм дустанә мөнәсәбәт – болар барысы да Рамазан гаетенең аерылгысыз хасиятләре. Хөрмәтле райондашлар! Изге Рамазан аенда да безнең күп кенә мөселманнарыбыз туган илдән еракта илебез бөтенлеген, аның чикләре иминлеген саклап көрәшүче якташларыбызга   гуманитар ярдәм оештыруда катнашты. Зур социаль әһәмияткә ия булган рухи һәм матди булышлыгыгыз өчен чиксез рәхмәт сезгә. Бу изге бәйрәм көннәрендә Аллаһы Тәгалә  күңелләребезне шәфкать-мәрхәмәт, мәхәббәт нурына күмсен, иманыбызны ныгытсын! Һәркемгә бәхет, тынычлык, сәламәтлек, иминлек телим!


Биектау муниципаль районы  башлыгы Равил Хисаметдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев