"Гыйлем фест" бәйге-фестиваленә гаризалар кабул ителә башлады
Бәйге-фестивальдә гомуми, өстәмә, урта һөнәри белем бирү оешмалары укытучылары һәм укучылары катнаша ала.
Республика күләмендәге "Гыйлем фест" бәйге-фестиваленә гаризалар кабул ителә башлады. Бу хакта Бөтендөнья татар яшьләре форумының Вконтакте социаль челтәрендәге аккаунтында хәбәр ителә.
Әгәр сез:
- фән һәм татар телен яратасыз;
- татар телен фәнни-эзләнү эшегездә кулланасыз;
- татар телен фән аша популярлаштыруга омтыласыз икән;
- татар телендә фәнни эшегез яки проектыгыз булса, димәк бу фестиваль нәкъ сезнең өчен.
Бәйге-фестивальдә гомуми белем, өстәмә белем, урта һөнәри белем бирү оешмалары укытучылары һәм укучылары катнаша ала.
Гаризалар 24 октябрьга кадәр сылтамабуенча кабул ителә.
Иң яхшы проектларның акчалата бүләкләр алу мөмкинлеге бар. Конкурс Нигезләмәсе белән мондатанышырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев