Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яналыклар

“Гөлчәчәк”тә агачлар утырту көне

Экология проблемасы үзенең актуальлеге, үткенлеге белән бүген бөтен кешелек алдына килеп басты. Чөнки киләчәк буыннар язмышын фән-техника казанышлары түгел, ә җир-суларның экологик торышы хәл итәчәк. Экологик аңлылык, фикерләү дәрәҗәсе, мәдәнилек – болар килеп туган хәлдән чыгуның бердәнбер юлы булып тора. Ә моның өчен балаларга кечкенәдән үк экология тәрбиясе биреп кенә ирешергә мөмкин.

Безнең  бакча район күләмендә экология тәрбиясе буенча үзәк балалар  бакчасы булып тора. Бакчада һәрдаим табигатебезне саклауга карата төрле акцияләр уздырыла. Аларныћ берсе  “Урман белән дуслашыйк” дип атала. Бу акциянең максаты –  балаларга урманда узләрен дөрес тоту кагыйдәләрен өйрәтү. “Галәмебезне чистартыйк” акциясе балаларыбызны табигатьне сакларга, тирә-юньне пычратмаска, тәрбияле булырга өйрәтә.

Ел да  үткәрелә торган тагын бер акция –   “Яшә,  чишмәкәй”. Авылыбызның чишмәләрен чистарту барыбыз өчен дә бик мөһим гамәл. Чишмә суы тәмле һәм файдалы да. Әби-бабаларыбыз да чишмәләрне кадерләп саклаганнар, чистартып торганнар. Аларның эшләрен дәвам итү безнең бурычыбыз булып тора.

Район күләмендә уздырылган “Агач утырту” акциясендә дә безнең “Гөлчәчәк” балалар бакчасы актив катнашты. “Агач утырткан – ага булган”. Бу  сүзләрдә нинди тирән мәгънә ята. Әйе, дөрестән дә, бер генә агач утыртсаң да, табигатькә, бөтен әйләнә-тирәлеккә  күпме файда китерәсең. Агач-куаклар тирә-як мохитебезне матурлаучы, саклаучы булып торалар. Юкка гына урманны  галәмебезнең  үпкәсе димиләр. Һәркайсыбызныћ  сәламәтлеге дә яшеллек белән нык бәйләнгән.

Шул форсаттан файдаланып, “Гөлчәчәк” балалар бакчасы табигатебезне яшелләндерүгә үз өлешен кертте. Балалар, тәрбияче апалары белән бергәләп,  бик күп агачлар утырттылар. Тәрбияче апалары аларга агач утыртуның табигатькә, барлык кошларга, җәнлекләргә, кешеләргә никадәрле файда китерүен аћлаттылар. Балаларның үзләренең нинди изге эш эшләүләрен аңлаулары шатлыклы йөзләреннән, тырыша-тырыша тәрбияче апаларына агач утыртуда булышуларыннан күренә иде.

 Ләйсән Байбулатова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев