Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яналыклар

Бәхетле йолдыз астында

Йөрәк түрендә җуелмас эз калдырган иң якты хатирәләр кеше тормышының кайсы чорында күбрәк очрый икән? Мөгаен, чыклы үләннәрдә яланаяк йөргән, әти-әни белән җитәкләшеп бакчага килгән гамьсез, кайгы-борчуларсыз балачактадыр. Менә безнең балалар өчен дә дулкынландыргыч та, шатлыклы да һәм моңсу да бәйрәм көнебез килеп җитте.

Шуклыклары белән безне сагайткан, уңышлары, шат авазлары белән безне сөендергән нәни дусларыбыз, бүген бакча белән хушлашу кичәсенә җыелдылар. Бүген барыбызга да моңсу. Чөнки , безгә күпме күңелле мизгелләр бүләк иткән, бар эштә дә безнең ярдәмчеләребез булган балаларыбыз, бүген бакчабызда соңгы тапкыр бәйрәмгә җыелдылар.

24нче май көнне “Ямаширмә “Йолдыз” балалар бакчасында «Бәхетле йолдыз астында” исемле чыгарылыш бәйрәме гөрләп узды. Балалар бик купшы киенеп салмак бию белән бәйрәмне башлап җибәрделәр. Бәйрәмне үзенең фаразларын балаларга җиткерер өчен, астролог, йолдызлар буенча галим- йолдыз санаучы - Звездачет килгән иде. Һәр баланың үз йолдызлыгы бар. Шул йолдызлык кеше турында бик күп нәрсәләр әйтә ала. Күрәзәләр китабы ярдәмендә Звездачет бөтен йолдызлыклар белән таныштырып, балалалрның һәрберсенең йолдызнамәләре белән бәйрәмне бәйләп барды.

Бәйрәмгә шулай ук бик күркәм, бик затлы бикә дә килеп, балаларның матур һөнәрләрен карап, балаларга һәм аларның әти-әниләренә киләсе уку елында уңышлар, изге теләкләр теләде.

Көтмәгәндә бәйрәмгә “Доктор Айболит” әкиятеннән пиратлар килеп керде. Бик күңелле уеннары ,ярышлары белән балаларның күңелләрен күрделәр. Әти-әниләргә дә әлеге кунаклар бик ошады. Төрле уеннарда катнашып күңел ачтылар.

Бик күп бәйрәмнәребездә кунак булып килгән килгән – убырлы да чыгарылыш балалары белән мәктәпкә барам дип, себеркесенә атланып килеп тә керде. Хөрмәтле Звездачетыбыз убырлыны сыный –сыный, аның әле мәктәпкә әзер булмаганын ачыклады. Әмма моңа гына карап убырлының кәефе төшмәде. Ул балалар белән шаярды, уйнады һәм көлде. Икенче елга тагын да әйбәтрәк әзерләнәчәген әйтеп, балаларга изге теләкләрен җиткереп китте.

Балалар үзләренең бакчаларына багышлап матур җырлар, күңелле биюләр биеделәр. Шулай ук төрле күренешләр күрсәтеп килгән кунакларны

шатландырдылар. Бакчада эшләүче апаларына да иң изге теләкләрен шигырьләре аша җиткереп, бик зур рәхмәтләрен әйттеләр.

Бәйрәмебезнең иң тантаналы өлешен бакча мөдире белән Звездачет алдылар. Алар һәр балага истәлекле бүләкләр һәм кубок тапшырдылар. Тагын бер кат бәйрәм белән котлап, ак юллар теләделәр.

Әти-әниләр дә читтә калмады. Барлык бакча эшчеләренә матур бер җыр бүләк итеп, бик зур рәхмәтләрен белдерделәр. Балаларны чыгарылыш бәйрәме белән котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.

Балалар бакчасының традициясен бозмыйча, балалар чыгарылыш кичәсеннән соң күккә һава шарлары очырттты. Әлеге шарларның очуларын озак карап, алар тормышларындагы иң мәшәкатьсез чор—мәктәпкәчә балачакларын озатты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев