"Биектау ТВ" телеканалында һава торышы тапшыруын алып баручы "Алтын каләм" бәйгесе кысаларында теплоходта өч көнлек сәяхәткә китте
Казанның елга портында 23нче "Алтын каләм" фестивале ачылышы узды.
“Алтын каләм”нең зона этаплары Татарстанның дүрт шәһәре: Әлмәт, Болгар, Чаллы, Казанда узды. Фестивальдә катнашырга 200гә якын укучы теләк белдергән. Катнашучылар эксперт комиссия белән аерым-аерым әңгәмә үткәннәр һәм сайланган юнәлешләр буенча язма биремнәрне үтәгәннәр. Алар арасыннан иң яхшылары сайлап алынган.Алар арасында "Биектау ТВ" телеканалында һава торышы тапшыруын алып баручы Энҗе Гарәфиева да бар. Ул “Павел Миронов” теплоходында өч көнлек сәяхәткә китте.
Сәяхәт барышында яшь журналистлар төрле биремнәр башкарып, мастер-классларда булачак, күңел ачу чараларда катнашачак, дип яза ”Татар-информ”
Фото:скрин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев