Биектау районында "Урман атнасы – 2019" узачак
5 октябрьдә Татарстанда республиканың "Урман атнасы – 2019" табигатьне саклау акциясе кысаларында "Урман утырту көне" була. Агач утырту Татарстанның барлык районнарында оештырылачак. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Министрлык карамагындагы учреждениеләр моның өчен 1,5 млн данә үсенте (гади нарат, Европа чыршысы, Себер карагае, вак яфраклы юкә, гади миләш һ.б.) әзерләнгән.
Акция – Биектау районында Сосновка һәм Колсәет торак пунктларында узачак. Акция 10.00 сәгатьтә башлана. Перчатка һәм капчыклар урында биреләчәк.
Быел акция 5-12 октябрь көннәрендә узачак. Аның кысаларында урман тармагы белгечләре тарафыннан урманнарда ял итү урыннарын төзекләндерү, янгынга каршы һәм урман саклау тематикасына аншлаглар һәм баннерлар урнаштыру, урман үсемлекләре орлыкларын җыю һәм гомуми белем бирү учреждениеләрендә экологик дәресләр үткәрү планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев