Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яналыклар

Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллинның Медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан котлавы

Хөрмәтле медицина хезмәткәрләре, өлкә ветераннары!

Ел саен июнь аеның өченче якшәмбесендә Россиядә медицина хезмәткәре көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм һөнәри яктан берләшкән кешеләрнеке генә түгел, бу көн кеше кайгысын үзенекедәй кабул итеп, авыруларның борчуларын аңлап, сәламәтлекләре, гомерләре куркыныч астында булганнарга ярдәм күрсәтүче, гадел, намус белән хезмәт итүчеләрне берләштерә. Безнең Биектау районында нәкъ шундый фидакарьләр эшли дә инде. Сезнең хезмәт өчен, сайлаган һөнәрегез өчен сезгә рәхмәт сүзләре җиткерәм. Авыруларның аякка басуы, тулы тормыш белән кабат яши башлавы табибларның сәләтенә, талантына, интуицияләренә бәйле. Бүген медицина хезмәткәрләре өчен, шул исәптән Биектау районында да эшләргә уңайлыклар тудырылган, югары технологияле медицина җиһазлары белән коралланган хастаханәләр, поликлиникалар, ФАПлар булдырылган. Республикада медицина өлкәсе белән бәйле тармакларны ныгыту буенча тормышка ашырыла торган күп кенә программаларның уңай нәтиҗәсе ул. Материаль-техник базаны ныгыту юнәлешендә генә түгел, ә һөнәри осталыкны үстерү буенча да эшләр башкарыла. Без барысын да төзи һәм сатып ала алабыз, ләкин әзерлекле кадрлардан башка югары профессиональ медицина ярдәме күрсәтә алмыйбыз. Заманның югары технологияләре бары оста кулларда гына могҗиза тудырырга сәләтле икәнен онытмаска кирәк. Һөнәри осталык, тәҗрибәдән башка уңышларга ирешү мөмкин түгел. Бер заманча аппарат та пациентка карата булган игътибарны алыштыра алмый. Сезнең тәҗрибә, кешелекле булуыгыз, фидакарьлегегез аркасында медицина хезмәткәре һөнәре җәмгыятьтә иң хөрмәтлеләрдән санала. Вакыт уза, тормыш кыйммәтләре, техника үзгәрә, бер генә нәрсә үзгәрешсез кала – ул шәфкать туташларының һәм табибларның кайгыртучан куллары һәм изге йөрәге. Кайда гына булсагыз да: авылдамы, райондамы, ашыгыч ярдәм хезмәте бригадасындамы, әллә хастаханәдә, реанимация бүлегендәме, кешенең сәламәтлеге, гомере сезгә бәйле.

Сезне тагын бер кат ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм. Уңышлар һәм алга таба да яхшы хезмәт телим. Җаваплы, авыр һөнәрегезгә тугры булганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Нәтиҗәләрегез күбрәк сөендерсен, һөнәрегез белән горурланып эшләргә язсын!

Биектау районы хакимияте башлыгы Рөстәм Кәлимуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев