Биектау районы халкына хәтәр турында кисәтү вакытында нәрсә эшләргә турында искә төшерделәр
яналыклар

Биектау районы халкына хәтәр турында кисәтү вакытында нәрсә эшләргә турында искә төшерделәр

Беренче эш итеп утны, газны, суны сүндерергә һәм кирәк-яраклар букчасы җыярга кирәк.

Биектау районының Гражданнарны саклау идарәсе торак пунктларда яшәүчеләргә “Игътибар”, шулай ук “Һавада хәвеф-хәтәр” кисәтүләренең мәгънәсен һәм алар яңгыраган вакытта нишләргә кирәк икәне турында хәбәр итә.

Белешмәләр күпфатирлы йортларның ишегалларында идарәче компанияләр тарафыннан таратыла, шулай ук авыл советлары хезмәткәрләре кулларына тапшырыла.

Кирәк-яраклар букчасына исә, шәхси саклану чаралары, документлар, дарулар, ризык һәм су запасы керә. Сигнализациядән соң якында гына яшеренер урын табарга кирәк. Иң мөһиме – тынычлык сакларга.


Нет комментариев