Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яналыклар

Биектау районы халкы Татарстанның яшь рәссамнары эшләре белән танышты

Биектау туган якны өйрәнү музеенда республиканың яшь рәссамнары рус халкының гореф-гадәтләре һәм милли бәйрәмнәре темасына багышланган картиналарын тәкъдим иттеләр.

«ПроэтноРу» проекты кысаларында оештырылган күргәзмә белән  биектаулылар бушлай танышты. Проектта катнашучы рәссамнар Казан сәнгать училищесы һәм Казан дәүләт мәдәният  институтында белем бирүче остазлар ярдәмендә иҗат иттеләр.  Яшь рәссамнар еш кына тарихи төгәллеккә, фактларга  игътибар итмиләр.  Белгечләр «ПроэтноРу» проектында катнашучы рәссамнарга бик күп фактларны ачып салдылар, мәдәни яктан аларга моңарчы билгеле булмаган кызыклы һәм бай эчтәлекле әдәбият тәкъдим иттеләр. Рәссамнар үзләре дә мондый очрашулар оештырган Үзәк хезмәткәрләренә  рәхмәтле калдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев