Биектау районы Татарстан картасын бизәп тора
яналыклар

Биектау районы Татарстан картасын бизәп тора

Биектау районы Татарстан Республикасының чигелгән картасында үзенең лаеклы урынын алды.

Картага 43 муниципаль район һәм 2 шәһәр округы кергән. Һәр район үз җирлеген милли орнаментларда     үзе чигеп тәкъдим итте. Бу эшкә Биектауның оста, булдыклы хатын-кызлары, чигү белән шөгыльләнә торган декоратив- гамәли сәнгать  рәссамнаре  үз өлешен кертте. Биектау районы фрагментының авторы Татьяна Зеленякка рәссам Елена Габдрахманова ярдәм итте. Биектау районы өлешен чигү эше 4 ай дәвам итте. Районның милли бизәкләрен чигүгә  8 километр җеп китте.

 


Нет комментариев