“Биектау  Fm” радиосында  яңа сәхифә башланып китте!
яналыклар

“Биектау  Fm” радиосында  яңа сәхифә башланып китте!

Аның максаты - җәйге ял  вакытында   укучыларда китап укуга теләк уяту.

Алып баручы кызыбыз, Биектау районының 1 санлы мәктәбе укучысы  - Эмилия Каюмова . Эмилия  җәй  айлары дәвамында  яшь тыңлаучыларыбызны  бөек язучыларның әсәрләре белән таныштырачак, өзекләр укыячак. Сүз уңаеннан,  1 июль көнне Биектау җирлегендә “Түгәрәк уен” фольклор бәйрәме гөрләде. Сәхифәнең беренче чыгарылышы  сабантуй тарихына, бәйрәмдә алынган кичерешләргә  һәм  Г.Ибраһимовның “Алмачуар”әсәренә багышланды.  Вакыты -  3 июль, сәгать11.30.  Биектау радиосы белән бергә булыгыз!!!
 


Нет комментариев