Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яналыклар

Бездә кабак бәйрәме

Бик борынгыдан калган шундый бер риваять бар.

Кайчандыр Грециядә бер пешекче кабактан бик күптөрле ризык пешереп, кунак җыйган. Пешекче тәмләткечләрне шундый оста итеп кулланган ки, кабактан пешерелгән һәр ризык тәме буенча бозау ите һәм төрледән-төрле яшелчәләр тәменнән аерылгысыз булган. Әлбәттә инде кунакларга табындагы аш-су бик охшаган. Шулай булмыйча мөмкин дә түгел, чөнки кабак төрле килеш тә дә бик тәмле яшелчә һәм витаминнар чыганагы , ул булганда дару эзләп бер дә даруханәгә чабарга кирәкми. Анда С, В2, Е, РР, Д витаминнары, кальций, калий, тимер, магний, фтор бар. Әле шунысы да бар: аны кыш буе сакласаң да файдалы үзенчәлекләрен югалтмый. Күп кенә шәһәр, районнарда яшелчәләр “патшабикәсе” кабак хөрмәтенә матур бәйрәмнәр уздыралар, мул уңыш үстерүче гаиләләр арасында конкурслар оештыралар. Ямаширмәдәге ”Йолдыз” балалар бакчасы да бу чарадан читтә калмады, гөрләтеп кабак көнен билгеләп үтте. Бәйрәмгә әзерлек алдан ук башланды, әти-әниләр ярдәме белән кабактан һәм башка яшелчәләрдән, табигый материаллардан кул эшләре күргәзмәсе оештырылды. “Әвәләү”, “Кисеп ябыштыру”, ”Рәсем” эшчәнлекләрендә балаларга кабакны төрле ысуллар кулланып ясап карау мөмкинчелеге тудырылды. Бәйрәмдә балалар үзләренең татар һәм рус телендә өйрәнгән матур җырлары, биюләре, көз турында шигырьләре белән сөендерделәр. Кабакның килеп чыгу тарихын презентация ярдәмендә белделәр. Кунакка шалкан әкиятеннән Акбай һәм бабай үстергән Кабак килгәч, балалар “Карачкы”, “Кояш һәм яңгыр”, “Безнең бакча” җырлы-биюле уеннарын уйнадылар, “Кем тизрәк”, “Идәнгә төшермә”, “Яшелчә һәм җиләк-җимешләрне аер ”, “Көз билгеләре” , “Яфраклар җыю” һ.б. ярышларда катнашып көч сынаштылар, табышмаклар чиштеләр. Ә балалар үз чиратында кабакның бик файдалы, витаминнарга бай яшелчә икәнен, аннан бик күп тәмле ризыклар әзерләп булганын белделәр һәм үзләре дә кабак боткасы пешерү серләренә төшенделәр. Бәйрәм ахырында Акбай һәм Кабак балаларга үзләренең күчтәнәчләрен тараттылар, балалар бик тәмле кабак пәрәмәче һәм алмалардан авыз иттеләр.

Алсу Яруллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев