Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яналыклар

Балачак – бәхет иле!

1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне.

Балаларны яклау көне —

Шундый матур бәйрәм бар,

Мәйдан тулы бала-чага,

Балаларга урам тар.

(Вәсимә Ураксина)

1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне. Менә без дә - Ямаширмә “Йолдыз” балалар бакчасында 31 нче май көнне бу бәйрәмне билгеләп үттек. Бәйрәм тарихы белән балалар атна дәверендә танышып килделәр, презентация ярдәмендә үз хокукларын искә төшерделәр, дуслык турында мультфильмнар карап белемнәрен үстерделәр, “Гаилә”, “Кто живёт у нас в квартире?” бармак уеннары ярдәмендә гаилә вәкилләрен искә төшерделәр, ә әти –әниләргә “Защитите своих детей” дигән язма карарга тәкъдим ителде.

Атналыкның йомгаклау чарасы – әлбәттә бәйрәм. Балалар янына кунакка Җәй кызы килеп куркынычсызлык кагыйдәләрен кабатлатты, табышмаклар ярдәмендә җәй күренешләре, хайваннар турында белемнәрен ныгытты, “Тылсымлы яулык” уены аша балаларның игътибарлыкларын үстерде; Убырлы килеп балаларның рус телендә белемнәрен сынады, ә Шаянкай клоун сабын куыгы ярдәмендә күңелне күтәрде. Балалар алган тәэсирләрен асфальтка төсле бурлар ярдәмендә сурәтләделәр.

Балаларның киләчәге матур булсын өчен тыныч, имин тормыш, яраткан туган җир, гаилә җылысы, күңелле балачак кирәк. Баланың елмаюы һәм шатлык тулы күзләре - моннан да мөһим нәрсә юк. Нарасыйларны наз һәм шәфкатьтә тәрбияләү, аларны олы тормыш авырлыкларыннан, җәбер-золымнардан саклау – балалар бакчасының, гаиләнең иң төп, изге бурычы.

Бәхетле безнең балачак,

Яклау-саклаулы булгач,

Чыңлап тора җырларыбыз,

Чәчкәгә, нурга тулгач.

(Вәсимә Ураксина)

 

А. Мифтахова 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев