Әфган сугышы ветераннары кабат очрашты
яналыклар

Әфган сугышы ветераннары кабат очрашты

Совет гаскәрләрен Әфганстанга кертүнең 44 еллыгы уңаеннан Биектау районының сугышчы-интернационалистлары кабат очрашты.

Әфган сугышы ветераннары Җиңү паркындагы һәйкәлгә чәчәкләр салдылар һәм беркем тарафыннан да игълан ителмәгән героик һәм трагик бу сугышта батырларча һәлак булган якташларыбызны искә алдылар.  Чарада Биектауның 3 нче урта мәктәбе укучыларын юнармия сафларына кабул итү тантанасы да булды.  


Нет комментариев