24 – 30 декабрь көннәрендә Казан сәүдә үзәкләрендә үзмәшгуль гражданнар ярминкәсе уздырыла. Эшмәкәрләргә сәүдә мәйданнары бушлай биреләчәк
яналыклар

24 – 30 декабрь көннәрендә Казан сәүдә үзәкләрендә үзмәшгуль гражданнар ярминкәсе уздырыла. Эшмәкәрләргә сәүдә мәйданнары бушлай биреләчәк

Алар Татарстан халкына Яңа ел бүләкләре, агачтан һәм күннән ясалган эшләнмәләр, фарфор савыт-саба, дизайнерлар тарафыннан эшләнгән бизәнү әйберләре, фермерлык продукциясе, балалар уенчыклары тәкъдим итәчәк.

Мондый ярминкәләр беренче тапкыр Казанда агымдагы елның яз айларында оештырылган иде инде. Ул вакытта эшмәкәрләр 5 миллион сумнан артык керем алды. Ә ел дәвамында үзмәшгуль гражданнар ярминкәләрдә 18 миллион сумнан артык акча эшләде.


Нет комментариев