Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Ящур йоктырмас өчен мал сатып алганда бик игътибарлы булырга кирәк

Күршедәге Башкортостан республикасында куркыныч авыру - ящур (тилчә) таралу барыбызда да борчу тудыра. Йорт хайваннарын зарарлый торган бу авыру кеше өчен дә куркыныч. Безнең Биектау ветеринария берләшмәсенең ветеринария табибы Лилия Лукманова белән әңгәмәбез тилчәнең нидән гыйбарәт булуы һәм ничек итеп терлекчелек хуҗалыкларын аннан сакларга кирәклеге турында.

- Лилия Әнәсовна, соңгы вакытта ящур зәхмәте турында сөйләшүләр бер дә тынып тормый. Әйдәгез, әлеге авыруның нидән гыйбарәт булуын тагын бер кат аңлатып үтик.

- Бу йорт хайваннарында һәм куштояклы кыргый җәнлекләрдә кискен уза торган куркыныч йогышлы авыру. Кешегә ящур авыруы хайваннар янында булганда һәм чирле хайваннардан алынган сөт продуктларын эшкәртмичә кулланганда йогарга мөмкин.

 - Хайваннарда ящур булса, ул ничек үзен сиздерә?

 - Хайванны бизгәк тота, авыз куышлыгы бозыла, имчәк тиресендә һәм аякларда җәрәхәтләр барлыкка килә. Аның белән ешрак мөгезле эре терлек һәм дуңгызлар авырый. Сарыклар, кәҗәләр һәм кыргый куштояклылар авыруга алай ук тиз бирешмиләр. Яшь терлекләр катырак авырыйлар.

 - Лилия Әнәсовна, Биектау районында бүген мондый йогышлы авыру очраклары теркәлмәдеме?

 - Юк. Бәхеткә, районда да, Татарстан Республикасында да тилчә авыруы теркәлмәде. Мондый авыру күптәннән килә. Биектау районында бик күптән, моннан 20 еллап элек ящур йоктыру очраклары булган иде. Гыйнвар уртасында ящур Казахстан Республикасында, ә узган елның декабрь азагында Оренбург өлкәсендә ачыкланды. Аеруча куркыныч йогышлы авырулар буенча Башкортостанда да вазгыять катлаулы. Ул безгә чиктәш республика булганлыктан, ящурның ни дәрәҗәдә куркыныч булуы турында хәзер бөтен кешене дә кисәтү бик мөһим.

 - Инфекция нинди юллар белән йога?

 - Авыру йоктыргыч фермаларга чирле һәм моңа кадәр чирләгән хайваннар кайтарылганда, көтүгә куганда, су эчерергә чыгарганда, башка урыннарга алып барганда күчә. Бездә тиешле документлары булмаган терлек сатып алу киң таралган күренеш. Мондый очракларда бик игътибарлы булырга, малларны “кулдан” түгел, махсус базарлардан алырга кирәк. Авыру шулай ук чирле маллар кагылган азык, бозауларга эчергәндә сөт аша да йога. Тилчәне сыер сауганда сыер савучылар да йоктыра. Ящур җил белән дә тарала, авыру хайваннарны суйганнан соң алган продуктлар аша да күчә. Кеше аны өс һәм аяк киемнәре, транспорт чаралары белән дә ияртә.

 - Лилия Әнәсовна, авыру йоктырган хайван организмында нинди үзгәрешләр башлана?

 - Хайван начар ашый башлый, аяклары аксый, көзән җыера, бизгәк тота, селәгәе ага, авыз куышлыгы бозыла, аякларында һәм имчәгендә җәрәхәтләр барлыкка килә. Өлкән терлекләр ике атнада, ә яшь терлекләр 1-2 тәүлектә үләләр.

- Ящурны дәвалап буламы?

 - Юк, ящурны дәвалап булмый. Авыру йоктырган хайванны юк итәләр.

 - Лилия Әнәсовна, әңгәмәбез азагында хайваннар тилчә авыру ын йоктырмасын өчен нинди чаралар күрергә кирәклеген тагын бер тапкыр ассызыклап үтик.

- Төп кагыйдә - малның сәламәт булуын раслаучы документлар булмый торып, хайван сатып алмаска. Пешерелмәгән ит ашамаска, кайнатылмаган сөт эчмәскә, фермаларда булганда терлекләр янында аеруча сак булырга кирәк.

- Җентекләп аңлатуыгыз өчен сезгз зур рәхмәт, Лилия Әнәсовна. Биектаулыларга мөрәҗәгать итеп, тагын бер тапкыр үзегезне һәм сәламәтлегегезне саклагыз, дип әйтәбез.

Әңгәмәне Энҗе ГАРӘФИЕВА алып барды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев