Реклама
ЯҢАЛЫКЛАР
Һәркөн халыкка хезмәттә
Күчмә бригада фельдшеры Илдар Мостафин ашыгыч медицина ярдәме станциясендә ел ярым эшли, шуларның ярты елы пандемия чорына туры килгән. Аның һәр эш сменасы бер үк төрле башлана - телефоннан хәбәр килеп ирешүгә үк ул тиз генә җыена да, тиешле адрес буенча юлга да чыга.
- Ярдәм сорап мөрәҗәгать итүләр саны артты. Хәзер кешеләрнең күңелләре тыныч түгел, алар үзләре өчен борчылалар. Элек 37 градус һәм аннан югарырак температурага әллә ни исләре китмәсә, хәзер бик игътибарлы була башладылар. Температуралары беразга гына күтәрелсә дә, сәламәтлекләре турында кайгыртып, ашыгыч ярдәм чакырталар, - дип сөйләде күчмә бригада фельдшеры Илдар Мостафин.
Сәламәтлегең турында һәрдаим кайгыртып тору, әлбәттә, әйбәт күренеш, әмма, фельдшер әйтүенчә, башка төрле сәбәпләр белән чакырулар да кимеми. Инфаркт, инсульт, аппендицит һәм ашыгыч ярдәм таләп итә торган башка очраклар беркая да китмәгән. Көтелмәгән хәлләр дә булгалап тора. Ашыгыч ярдәм бригадасына хәтта бала тудырганда да ярдәм күрсәтергә туры килгән.
- Бала табасы ханымны хастаханәгә алып барып җиткерә алмаячагыбызны һәм баланы хәзер, өйдә кабул итәргә кирәклеген аңлыйм. Бездә машиналарны яңарттылар, бала тудыру тупланмасын алып, дөньяга аваз салучы сабыйларны кабул итәргә дә барабыз, - дип исенә төшереп сөйләде ашыгыч медицина ярдәме фельдшеры Илдар Мостафин.
Бер сменада 10ар чакыру була һәм аларны кайвакыт, һәркайсы янына да барып өлгерү өчен, ашыгыч ярдәм машинасын да ук кабул итәләр, чөнки кайвакыт кеше гомерен саклап калганда берничә минут та хәлиткеч рольне уйный.
- Районыбыз зур, шунлыктан чакырган адреска барып җитү вакыты да төрле була: 40 минут яки бер сәгать тә, ул һава шартларына да бәйле, - дип аңлатты ашыгыч медицина ярдәме фельдшеры Илдар Мостафин.
Әмма алар барыбер килеп җитәләр һәм үз бурычларын үтиләр. Авыруның хәле ни дәрәҗәдә катлаулы булуын билгелиләр, аны тотрыклыландыралар һәм санаулы минутларда хастаханәгә алып барыргамы-юкмы дигән анык карарга киләләр. Моның нәкъ менә шулай икәнлеген кешеләрнең рәхмәт сүзләре дә исбатлый. Резедә Фәсхетдинова, әтисе авырганлыктан, үзен кая куярга белми аптыраган мизгелләрдә Илдар Рөстәмовичның ярдәм итүен рәхмәт хисе белән искә ала. Ул чакта фельдшер үзен тирән белемле медицина хезмәткәре буларак кына түгел, кеше буларак та күрсәткән.
- Безне компьютер томографиясенә җибәрделәр, Мин, әлбәттә инде, бик борчылдым. Илдар Рөстәмович тынычландырырга тырышты, томография вакытында әти янында булырга рөхсәт итте. Рәхимле мөнәсәбәт бик зур көчкә ия, яхшы табиб булырга мөмкин, әле өстәвенә ул яхшы кеше дә булса, бигрәк тә әйбәт. Медицина хезмәткәрләре шундый булырга тиештер дә. Ярдәме өчен мин Илдар Рөстәмовичка бик тә рәхмәтле. Аның сүзләреннән соң мин барысы да яхшы булачагына өметләндем, - диде Резедә Фәсхетдинова.
Бу бик еш очрый торган хәлләрнең нибары берсе генә. Һәр чакыруның үз тарихы. Чакырулар да, тизрәк барып, пациентка ярдәм күрсәтергә ашыгулар да кабатланып тора.
Галия ИЛДАРОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев