Машина тәрәзәләре якты булсын
Биектау районы территориясендә, руль артында утыручыга юлны аермачык күрергә комачаулап, алгы тәрәзәләре каралтылган транспорт чараларын ачыклау буенча «Тоннель» оператив-профилактик чарасы уздырылды.
Дәүләт автоинспекци ясе хезмәткәрләре беренчеләрдән чит ил машинасын туктаттылар. Аңа шул урында ук машинасының тәрәзәсенә ябыштырылган элпәне куптарып алырга туры килде. Кагыйдәдә күздә тотылганча, хокук тәртибе бозу бетерелгәнгә кадәр машина йөртүче кузгалып китә алмый. Әле моннан тыш машина хуҗасына 500 сум штраф та салыначак.
Юл-патрульлек хезмәте хезмәткәрләре мондый чараларны ай саен үткәрергә тырышалар. Үткәргән саен штраф язылмый калмый.
- Профилактик чараларны тормышка ашыру кысаларында рейд уздырылган көнне ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан 14 административ протокол төзелде. Шуларның 6сы транспорт чарасына идарә итү кагыйдәләрен бозу белән бәйле: алгы ян як тәрәзәләргә шофер утырган урынга яктылыкны начар үткәрә торган каралткыч элпә ябыштырылган, - дип аңлатты ТР ЮХИДИ идарәсенең Биектау районындагы бүлеге җитәкчесе Айрат Әсәдуллин.
Айрат Әсәдуллин әйтүенчә, тәрәзәләре каралтылган машиналар катнашында юл-транспорт фаҗигаләре әледән-әле булып тора икән. Каралтылган тәрәзә аша шофер барысын да күреп өлгерә алмый, шунлыктан юлда авариягә, төрле күңелсез хәлләргә китерүче сәбәпләр чыгып кына тора.
Беренчесеннән соң тагын бер тәртип бозучы туктатылды. Аңа да юл-патрульлек хезмәте вәкилләре күзәтүендә кара элпәне алырга туры килде. Машина хуҗасы, тикшерүчеләр яныннан ераклашкач, әлеге элпәне яңадан тәрәзәләргә ябыштырмас, аны ташлар, дип өметләнергә генә кала.
Энҗе ГАРӘФИЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев