Реклама
ЯҢАЛЫКЛАР
Коррупцияне укучылар ничек аңлый
9 нчы декабрьдә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Шушы дата белән бәйле рәвештә укучылар арасында республика күләмендә коррупциягә каршы юнәлештә "Илемнең киләчәге - минем кулларда" дигән темага иншалар һәм рәсемнәр конкурсы игълан ителгән иде. Конкурс финалына 3 нче Биектау урта мәктәбеннән Алмаз Зиннуров (педагог С.Н.Әхмәдуллина) һәм Усад урта...
9 нчы декабрьдә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Шушы дата белән бәйле рәвештә укучылар арасында республика күләмендә коррупциягә каршы юнәлештә "Илемнең киләчәге - минем кулларда" дигән темага иншалар һәм рәсемнәр конкурсы игълан ителгән иде. Конкурс финалына 3 нче Биектау урта мәктәбеннән Алмаз Зиннуров (педагог С.Н.Әхмәдуллина) һәм Усад урта мәктәбеннән Гөльяз Мәүлетова (педагог И.В.Яшина) узды. 6 декабрьдә җиңүчеләрне Казан Кремленең Хөкүмәт корпусы бинасында котладылар. Алдынгы урыннарны яулаучыларга иҗади уңышлар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев