Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Якташлар җыелган җирдә

Биектау районында туган кешеләрнең күбесе бүген башка урыннарда яши. Әмма ничек кенә булмасын, аларның төп чыгышы шушында бит. Биектауда якташлар җәм-гыятен күптәннән оештырырга кирәк иде инде. Бу мәсьәләдә район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин үз дигәнендә нык торды һәм февраль аеның соңгы көннәренең берсендә хакимияттә шөһрәтле якташларыбыз очрашты. Аңа республикада дәрәҗәле урыннарда...

Биектау районында туган кешеләрнең күбесе бүген башка урыннарда яши. Әмма ничек кенә булмасын, аларның төп чыгышы шушында бит.

Биектауда якташлар җәм-гыятен күптәннән оештырырга кирәк иде инде. Бу мәсьәләдә район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин үз дигәнендә нык торды һәм февраль аеның соңгы көннәренең берсендә хакимияттә шөһрәтле якташларыбыз очрашты.

Аңа республикада дәрәҗәле урыннарда эшләүчеләрне, бизнес белән уңышлы шөгыльләнүчеләрне, шулай ук сәнгать һәм фән эшлеклеләрен чакырдылар.

"БТА-Казан" банкы идарәсе рәисе Мөдәррис Идрисов та, ягулык-энергетика ресурсларыннан рациональ файдалану Идарәсе начальнигы Роберт Гыйлаҗиев та һәм ПФУ профессоры Юрий Переведенцев, язучылар Зиннур Хөснияр һәм Рафис Корбан, Казанның юридик институты начальнигы Фоат Зиннуров та, эшләре ничек кенә тыгыз булса да, туган районнары хакына анда килү мөмкинлеге тапканнар. Төп чыгышлары белән Биектаудан булган башка кешеләр дә бар иде.

Очрашуны күңелгә җыелганнарны уртага салып сөйләшү дип тә, якташлар җәмгыяте, аның идарәсе, взносларга кагылышлы мәсьәләләрне тикшергән оештыру җыелышы дип тә атарга була.

Юридик якны һәм зарури документларны теркәүне РФ Юстиция министрлыгының ТРдагы идарәсен җитәкләүче Гөлнара Сергеева үз өстенә алды. Ул үзе Дөбъяз кызы.

Идарә, попечительләр советы нинди булырга тиеш, оештыручылар кемнәр булыр, взнослар суммасын ничек билгеләргә - сүз менә шушы турыда барды. Якташлар җәмгыяте президенты итеп бердәм рәвештә Роберт Фәйзи улы Гыйлаҗиевны сайладылар. Ул Ташлы Кавал авылында туып-үскән, гомере буе нефть тармагында эшли, күп еллар Башкортостанда эшләгән, хәзерге вакытта Казанда яши. Туган ягы белән элемтәне беркайчан да өзмәгән.

Идарәне җитәкләү шагыйрь һәм язучы Рафис Корбанга тәкъдим ителде. Күзәтү советы составына ТРның мәгариф һәм фән министры урынбасары А.К.Зиннуров (Ямаширмә), "822" җаваплылыгы чикле ширкәте директоры А.Г.Усманов (Суыксу), география фәннәре докторы Ю.П.Переведенцев (Пановка), шулай ук районның башкару власте вәкилләре Р.Ә.Зәйнуллин һәм Р.Г.Газизов керде.

Район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин якташларыбыздан без ярдәм көтәбез, диде. Сүз авыллар һәм поселокларны төзекләндерүдә матди ярдәм турында гына түгел, ә бәлки үз җирең белән рухи элемтә, район үсешенә юнәлтелгән проект-ларны тормышка ашыруда булышу турында да бара. "Районга җаның һәм тәнең белән берегергә кирәк", - диде республикага танылган банкир, Казаклар авылында туып-үскән Мөдәррис Идрисов. Ул якташлар җәмгыяте эшендә актив катнашырга әзер булуын белдерде, чөнки ул, Казанда эшләвенә карамастан, бүген дә Биектау районында яши. Район өчен ниндидер файдалы гамәлләр кылырга әзер кешеләр өчен шартлар-мөнәсәбәтләр (климат) уңайрак булырга тиеш һәм килеп туган проблемаларны хәл итү өчен ешрак җыелырга кирәк, диде Мөдәррис Хафиз улы.

Язучылар Зиннур Хөснияр һәм Рафис Корбан Биектау районы кешеләре турында китапның ниһаять чыгачагын әйтеп куандырдылар, аны инде чыгарырга маташулары беренче ел гына түгел.

Полиция генерал-майоры Фоат Канәфи улы Зиннуров сөйләгәнчә, ул 18 ел туган иленнән читтә яши, Яр Чаллыда эшләгән. "Район күзгә күренеп үзгәрә. Бу күңелле хәл. Без, биектаулылар, чынлыкта күп. Үзең турында корылган биналар белән гена искә төшереп тормаска, район белән рухи яктан да элемтәдә булырга кирәк", - диде ул.

Оештыру нечкәлекләре турында фикер алышып, кичәдә катнашучылар якташлыкны ниндидер кысалар белән чикләргә кирәкмәвен белдерделәр.

Якташлар оешмасында әлегә бары ике генә хатын-кыз. Җырчы, Россиянең атказанган артисткасы Клара Хәйретдинованы кем генә белми икән! Ул балаларны "Созвездие" - "Йолдызлык" фестиваленә әзерләүдә киңәшләре белән ярдәм итәргә әзер булуын белдерде. Консерватория укытучысы буларак, өметле яшь биектаулылар өчен мастер-класслар уздыра ала.

Кунаклар-якташлар кичәдән канәгать калдылар. Истәлеккә һәркемгә Биектау районы символикасы белән бәйләнгән шарф бүләк иттеләр. Кичә азагында алар өчен Туган як музеена экскурсия оештырылды.

Хәерле юлга, "Биектау" якташлар җәмгыяте!

Рәсемнәрдә: безнең якташларыбыз район администрациясендә очрашуда.

А. Тимонин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев