Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Яңавылдан иң яхшы гаилә очрашуга барачак

Татарстан Республикасы көне алдыннан Татарстан лидеры һәм аның хатыны исеменнән иң яхшы гаиләләрне хөрмәтләүгә багышланган тантаналы чара уздыру планлаштырыла. Әлеге очрашуга Биектау муниципаль районыннан Яңавыл авылында 28 ел бергә гомер итүче Наилә Кадыйр кызы белән Әсхәт Гаптеләхәт улы Шәяхмәтовлар гаиләсе барачак. Гаилә башлыгы шәхси ярдәмче хуҗалыгында умартачылык һәм терлекчелек белән...

Татарстан Республикасы көне алдыннан Татарстан лидеры һәм аның хатыны исеменнән иң яхшы гаиләләрне хөрмәтләүгә багышланган тантаналы чара уздыру планлаштырыла.

Әлеге очрашуга Биектау муниципаль районыннан Яңавыл авылында 28 ел бергә гомер итүче Наилә Кадыйр кызы белән Әсхәт Гаптеләхәт улы Шәяхмәтовлар гаиләсе барачак.

Гаилә башлыгы шәхси ярдәмче хуҗалыгында умартачылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә. Хатыны Наилә Кадыйр кызы авылда фельдшер булып эшли. Ир белән хатын дүрт егет тәрбияләп үстергәннәр. Алар дүртесе дә милли көрәш белән мавыгалар һәм район күләмендәге ярышларда җиңү яулыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев