Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Яңа заводның беренче нигез ташы салынды

Усад спирт заводы үсешендә чираттагы этапны Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков булачак заводның нигезенә беренче таш салу белән билгеләде. Татарстанның иң борынгы предприятиеләреннән берсе булган Усад спирт заводы заманча промышленность һәм административ корпуслар төзелү белән яңа тормышка аяк баса. Ел ярымнан биредә тәүлегенә 10 мең декалитр спирт эшләп чыгарырга сәләтле заманча...

Усад спирт заводы үсешендә чираттагы этапны Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков булачак заводның нигезенә беренче таш салу белән билгеләде.
Татарстанның иң борынгы предприятиеләреннән берсе булган Усад спирт заводы заманча промышленность һәм административ корпуслар төзелү белән яңа тормышка аяк баса. Ел ярымнан биредә тәүлегенә 10 мең декалитр спирт эшләп чыгарырга сәләтле заманча спирт производствосы барлыкка килер. XIX гасыр азагында сәүдәгәр Журавлев төзегән завод кыска вакыт эчендә тирә-якка танылып өлгерде. Узган чорда ул, ябылу чигенә килеп җитеп, эчкечелеккә каршы 1985 нче елгы кампаниягә дә, кыен 90 нчы елларга да түзде. 1996 нчы елда Усад спирт заводы "Татспиртпром" ачык акционерлык җәмгыятенең бүлендек предприятиесе, 2002 нче елда "Татспиртпром" ачык акционерлык җәмгыяте филиалы булды. Предприятиедә әллә ничә тапкыр реконструкция уздырылды, анда төрле-төрле яңа эчемлек рецептлары даими эшләнеп тора.
Яңа предприятиенең төзелеш мәйданчыгы сыйфатында "Татспиртпром" ачык акционерлык җәмгыяте филиалы "Усад спирт заводы" сайлану да бер дә очраклы түгел. Яңа завод спирт җитештерү өлкәсендә соңгы дөньякүләм юнәлешләрне исәпкә алып төзеләчәк. Проектны тормышка ашыру өчен "Татспиртпром" ачык акционерлык җәмгыяте илнең һәм дөньяның әйдәп баручы җиһаз җитештерүчеләрен һәм подрядчыларны җәлеп иткән. Генераль проектлаучы - Тамбовның "Комсомолец" заводы ачык акционерлык җәмгыяте.
Яңа предприятиене төзүгә 1,25 миллиард сум инвестиция кертеләчәк. Спирт заводының иске бинасына да яңа тормыш биреләчәк, анда хуш исле спирт җитештерү җайга салыначак.
- Зур, заманча завод төзи башлау республика өчен берничә сәбәп нигезендә мөһим, - диде Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков беренче нигез ташы салу тантанасында чыгыш ясаганда. - Спирт промышленносте Татарстан бюджетына түләүләр күләме буенча нефть промышленностеннан кала икенче урында һәм республика спирт тармагының көндәшлеккә сәләтлелеге безнең өчен стратегик әһәмияткә ия. Соңгы елларда заводларны реконструкцияләү эшләре уздырылды, "Татспиртпром"ның гомуми структурасы үзгәрде, һәм бу бик күп партнерлар җәлеп итә. Россиядә сатыла торган аракы брендларының күбесе нәкъ менә "Татспиртпром"да җитештерелә. Татарстанда авыл хуҗалыгының көчле булуы, партнерлык компанияләре белән элемтәләрнең яхшы оештырылганлыгы нәтиҗәсендә әлеге заманча һәм шул ук вакытта бик зур завод Россия Федерациясендә иң яхшылардан булыр, дип ышанып әйтергә мөмкин. Ә бу исә хезмәт хакы, салымнар, авыл хуҗалыгын һәм башка тармакларны үстерү мөмкинлеге дигән сүз.
Мактаулы кунаклар - ТР Премьер-министрының беренче урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, "Татспиртпром" ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Гиоргий Куприянов һәм башкалар яңа предприятие нигезендәге беренче ташка бездән соңгы буыннарга хат-мөрәҗәгать белән капсула салдылар. Ул 50 елдан соң ачылыр, дип планлаштырыла. Аннары катнашучыларга эшләп торучы корпусларга керергә, производство белән танышырга тәкъдим ителде.
"Ак Барс Холдинг" ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Иван Егоров билгеләп үткәнчә, яңа завод куәте буенча да, кулланыла торган технологияләр буенча да Россиядәге алкоголь җитештерүче заводлар арасында лидер булыр.
- "Татспиртпром" ачык акционерлык җәмгыятенә каты көндәшлеккә түзәргә туры килә, һәм предприятие моны уңышлы җиңеп чыгар, дип уйлыйм, - диде И.Егоров.
Генераль подрядчы - "Полистрой" җаваплылыгы чикле ширкәте (җитәкчесе В.М.Пугачев). Төзелеш 2013 нче елның 25 нче августына тәмамланыр, дип фаразлана.
Усад авыл мәдәният йортының "Веснянка" фольклор төркеме яңа завод төзелешенә беренче нигез ташы салу тантанасына бәйрәм төсмере бирде.
А.Тимонин фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев