Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Ватан сагына басалар

Халкыбызның егетләрне армия сафларына тантаналы шартларда озату кебек күркәм йоласы бар. Быел Армиягә чакырылучы көнен май бәйрәмнәре алдыннан район үзәгендәге Геройлар Аллеясында уздырдылар. Язгы җылы кояш нурларыннан тагын да ямьләнеп киткән мәйданга армиягә китәсе егетләр, аларның әти-әниләре, хезмәт итеп кайткан солдатлар, Кораллы Көчләр ветераннары һәм район җитәкчеләре җыелды. Дөбъяз һәм...

Халкыбызның егетләрне армия сафларына тантаналы шартларда озату кебек күркәм йоласы бар.
Быел Армиягә чакырылучы көнен май бәйрәмнәре алдыннан район үзәгендәге Геройлар Аллеясында уздырдылар. Язгы җылы кояш нурларыннан тагын да ямьләнеп киткән мәйданга армиягә китәсе егетләр, аларның әти-әниләре, хезмәт итеп кайткан солдатлар, Кораллы Көчләр ветераннары һәм район җитәкчеләре җыелды. Дөбъяз һәм Бөреле урта мәктәпләренең кадет сыйныфларында укучылар тигез сафлар булып тезелеп бастылар.
- Армиягә чакырылучы көнен без Геройлар Аллеясында беренче тапкыр уздырабыз, - диде булачак солдатларга мөрәҗәгать итеп район башкарма комитеты рәисе урынбасары Рафис Газизов. - Сез Туган ил алдындагы изге бурычыгызны үтәргә китәсез. Әниләрегез хәзер көн саен, минут саен сезнең турыда уйлаячак. Алар турында онытмагыз. Бер елдан чыныгып, чын ир-егетләр булып кай-туыгызны көтәбез.
Хәрбиләр һөнәре бездә элек-электән иң мактаулы һөнәрләрнең берсе саналган. Барлык заманнарда да туган җирне сакларга, дошманнар һөҗүмен кире кайтарырга туры килгән. Бу мәдәниятебездә, гореф-гадәтләребездә дә чагылыш тапкан. Хәзерге буын үз геройларын онытмый, аларның истәлеге күңелләрдә саклана.
- Бөек Ватан сугышы елларында 203 татарстанлы Советлар Союзы Герое дигән исемгә лаек булды, шуларның 5 се - Биектау җиреннән, 1 кеше өч «Дан» орденына лаек булган, - диде хәрби комиссар Александр Найденов. - Бөек Ватан сугышы ветераннары кылган батырлыклар - хәзерге буыннар өчен үрнәк. Армиядә хезмәт итү - тормышның зур сынавы. Барлык заманнарда да халык армиядә хезмәт итеп кайткан егетләргә зур хөрмәт белән караган. Без Ватан улларының данлы традицияләрен дәвам итүегезне телибез, - диде ул, армиягә чакырылучыларга мөрәҗәгать итеп.
Соңгы елларда яшьләрне армиягә озату тантанасына дин әһелләрен чакыру да матур гадәткә әверелде. Бу көнне Усад авылындагы Изге Троица чиркәве рухание Виталий Ульянов һәм Биектау мәчете имам-мөхтәсибе Тәлгать хәзрәт булачак сугышчыларга изге юл теләкләре белән мөрәҗәгать иттеләр.
Алат авылыннан, Кораллы Көчләрдә хезмәт итеп, быел демобилизацияләнгән рядовой Илья Исаев та булачак солдатларга үзенең теләкләрен җиткерде. Уллары армиягә китәчәк әниләрнең дә әйтәсе сүзләре күп иде. Алар исеменнән бәйрәмдә Гөлназ Ахундова чыгыш ясады.
1 нче Биектау урта мәктәбе укучылары һәм "Балкыш" балалар иҗат йортында тәрбияләнүчеләр әлеге чарага бәйрәм концерты әзерләгәннәр. Укучылар күңелле итеп биеделәр, яңгыратып патриотик җырлар башкардылар, армия һәм сугышчылар турында шигырьләр сөйләделәр.

Рәсемнәрдә: Биектау район үзәгендә Армиягә чакырылучы көненә багышланган бәйрәм мизгелләре.
А.Тимонин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев