Яңа уку елыннан Татарстанның 13 мәктәбендә укучыларның тәртибенә дә бәя бирә башлаячаклар. Пилот проект 2–8 нче сыйныф укучыларын колачлый һәм федераль эксперимент кысаларында үткәрелә.
Укучыларның тәртибе «үрнәк», «рөхсәт ителә торган» һәм «рөхсәт ителми торган» дигән өч дәрәҗә буенча бәяләнә. Бәя дүрт төп критерийга кергән 10 күрсәткеч нигезендә куелачак.
Бәя аттестациягә йогынты ясамаячак
Мәгариф министрлыгында хәбәр итүләренчә, тәртип өчен билге дисциплинар җәза чарасы түгел һәм укучыны дәүләт йомгаклау аттестациясенә кертүгә йогынты ясамаячак. Аны укудагы өлгерештән аерым куячаклар. Россия мәгариф министры урынбасары Ольга Колударова билгеләп үткәнчә, төп максат — укучының шәхси үсешенә ярдәм итү, үз гамәлләренә җаваплы караш һәм яшьтәшләре, өлкәннәр белән ихтирамлы аралашу формалаштыру. Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин исә тәртип бәясенең, беренче чиратта, ата-аналар өчен кирәк булуын әйтте һәм яңалыкның дәресләрдә тәртипне яхшыртуга, укытучылар белән укучылар арасында үзара хөрмәтне ныгытуга юнәлдерелүен билгеләп үтте.
Проект 2027 елдан барлык мәктәпләргә кертелергә мөмкин
Август киңәшмәсендә мәгариф хезмәткәрләренә Россия мәгариф министры Сергей Кравцовның 1 сентябрьгә кадәр һәр мәктәптә белем бирү процессында катнашучылар арасындагы бәхәсләрне җайга салу комиссиясе төзү турындагы йөкләмәсе дә җиткерелде. Ата-аналар билге белән килешмәгән очракта, комиссиягә мөрәҗәгать итә алачак. Тәртипне бәяләү проекты 2025/26 уку елында 7 төбәктәге 89 мәктәптә сыналды, нәтиҗәдә өч дәрәҗәле система иң нәтиҗәлесе дип табылды. 2026/27 уку елында эксперимент киңәйтеләчәк: Россиянең 89 төбәгенең һәркайсында 10 мәктәп сайлап алыначак.
Проект уңышлы дип табылса, 2027 елның 1 сентябреннән тәртип өчен билге илнең барлык мәктәпләрендә мәҗбүри булырга мөмкин.
Нет комментариев