Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Татарстанның 2017 ел бюджетында республика программаларын финанслау кыскартылмый

30 программаның һәркайсы бюджет проектына кертелгән. Татарстан Дәүләт Советында парламент тыңлаулары барышында ТР Премьер-министры Илдар Халиков депутатлар соравына җавап биреп, бюджет проектында дәүләт программаларын финанслауны кыскарту күздә тотылмый, диде. "Бездә барлыгы 30 программа гамәлдә, аларның һәркайсы бюджет проектына кертелгән, акча тоту нәтиҗәлелеген күтәрү өчен хәзер ревизия үткәрелә. Ләкин финанс күләмен...

30 программаның һәркайсы бюджет проектына кертелгән.
Татарстан Дәүләт Советында парламент тыңлаулары барышында ТР Премьер-министры Илдар Халиков депутатлар соравына җавап биреп, бюджет проектында дәүләт программаларын финанслауны кыскарту күздә тотылмый, диде.
"Бездә барлыгы 30 программа гамәлдә, аларның һәркайсы бюджет проектына кертелгән, акча тоту нәтиҗәлелеген күтәрү өчен хәзер ревизия үткәрелә. Ләкин финанс күләмен киметү планлаштырылмаган", - дип аңлатты Премьер.
Халиков бу мәсьәләдә, бөтен программалар тагын да катгыйрак бәяләнәчәк, дип билгеләп үтте. Республика җитәкчелеге акчаларны сарыф итү түгел, ә чынлыкта социаль нәтиҗәлелек көтә.
Татарстанның дәүләт программаларына, мисалга, сәламәтлек саклау, социаль ярдәм, ТРда дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру, татар халкының милли үзенчәлеген саклау кебек программалар керә.
Бюджетның соңгы вариантын Татарстан Дәүләт Советының чираттагы сессиясендә кабул итү күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев