Биектау районы яңалыклары

"Биектау хәбәрләре" газетасы

18+
Рус Тат
КӨН ТЕМАСЫ

Татарстанда урманнарны авиация ярдәмендә күзәтү көчәйтелде

Татарстанда аномаль эсселек һәм янгын куркынычы югары булу сәбәпле, урманнарны һавадан патрульләү көчәйтелде. Республикада ел башыннан алып дүрт авиацион күзәтү үткәрелгән, аларның гомуми дәвамлылыгы 22 сәгатьтән арткан.

Урманнарны күзәтү бөтен республика буенча алып барыла

2026 елда Татарстанда барлыгы 212 очыш сәгате планлаштырыла. Авиамониторинг маршрутларының озынлыгы 1318 чакрым тәшкил итә, ә күзәтү зонасы 1,2 миллион гектар мәйданны колачлый.

Патрульләү өчен махсус самолет кулланыла

Урманнарны күзәтү өчен Cessna 172 самолеты файдаланыла. Төп максат — урман янгыннарын вакытында ачыклау, аларны булдырмау һәм 2021 ел белән чагыштырганда янгын мәйданнарын киметү.

Әлеге эшләр «Экологик иминлек» милли проекты кысаларындагы «Урманнарны саклау» төбәк проекты нигезендә алып барыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев