Пасха төнендә республикадагы православие храмнарында гыйбадәтләр узды. Иң күп кеше җыелган урыннар арасында Казан Изге Ана иконасы кафедраль соборы һәм Раифа Богородица ирләр монастыре бар.
Гомумән алганда, республика буенча пасхаль гыйбадәтләрдә якынча 49 мең кеше катнашты.
Росгвардия һәм Россия Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренең уртак эше нәтиҗәсендә бәйрәм вакытында җәмәгать тәртибе һәм иминлек бозу очраклары теркәлмәде.
Нет комментариев