12 май көндез Татарстанның кайбер районнарында һәм Казанда көчле җил һәм яшенле яңгыр көтелә.
Синоптиклар мәгълүматларына караганда, җил тизлеге урыны белән секундына 15–17 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы начар һава торышы вакытында сак булырга чакыра. Белгечләр реклама щитлары, юл билгеләре, агачлар һәм электр үткәргеч линияләре астында ышыкланмаска киңәш итә.
Нет комментариев