Биектау районы яңалыклары

"Биектау хәбәрләре" газетасы

18+
Рус Тат
КӨН ТЕМАСЫ

Татарстанда бу атнада салкынаю һәм яңгырлар көтелә

Татарстанда 26 майдан һава торышы кискен үзгәрәчәк. Антициклон урынына республикага циклон килә, ул үзе белән яңгырлар, яшен, көчле җил һәм кайбер районнарда боз алып киләчәк.

Атна башында һава торышы нинди була

Сишәмбе көнне көндез һава температурасы +17…+22 градус тәшкил итәчәк. Республика көньягында һәм көнчыгышында һава +28 градуска кадәр җылынырга мөмкин.

Чәршәмбедән салкынайта

Чәршәмбедән башлап Татарстанда сизелерлек салкынаю көтелә. Көндез температура +14…+19 градустан югары күтәрелмәячәк.

Шул ук вакытта яңгырлар, яшенле яңгырлар һәм секундына 20 метрга кадәр җитүче көчле җил сакланачак.

Атна ахырына кадәр тотрыксыз һава

Синоптикларның башлангыч фаразы буенча, тотрыксыз һава торышы атна ахырына кадәр дәвам итәчәк. Төнлә температура +4…+10 градус, ә көндез +15…+20 градус булачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев