Татарстанда июльнең соңгы атнасы нәтиҗәләре буенча АИ-92 һәм АИ-95 маркалы бензин арзанайды. Бу — җәй башыннан бирле ягулык бәясенең тәүге тапкыр төшүе, ул республикадагы ваклап сату ягулык базарында вәзгыятьнең акрынлап тотрыклана баруын күрсәтә.
АИ-92 һәм АИ-95 бәяләре төште
Рәсми мәгълүматларына караганда, 28 нче июльдән 3 нче августка кадәр Татарстанда автомобиль бензинының уртача бәясе 1,40 сумга кимеп, литры 71,54 сум тәшкил иткән. Бер атна элек бу күрсәткеч 72,94 сум булган. АИ-92 бензины 70,02 сумнан 68,85 сумга кадәр, ә АИ-95 75,17 сумнан 73,43 сумга кадәр арзанайган. Шул ук вакытта республикада бензин бәясе Идел буе федераль округындагы уртача күрсәткечтән дә түбәнрәк: анда литры 73,49 сум тәшкил иткән.
Премиаль ягулык һәм дизель кыйммәтләнде
АИ-98 һәм аннан югарырак маркалы бензин исә 92 тиенгә кыйммәтләнеп, литры 99,42 сумга җиткән. Дизель ягулыгы да, узган атнадагы сизелерлек арзанаюдан соң, 9 тиенгә кыйммәтләнеп, 80,56 сум тәшкил иткән. Россия буенча уртача бензин бәясе күрсәтелгән чорда 1,1 процентка кимеп, литры 76,57 сум булган.
Ягулык базарында вәзгыять тотрыклана
Популяр бензин маркаларының арзанавы нефть продуктлары базарындагы хәлнең акрынлап тотрыклана баруы фонында күзәтелә. Россия Президенты Владимир Путин июль ахырында ягулык базарындагы кыенлыкларны вакытлыча дип билгеләп үтте. Россия Үзәк банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина да вәзгыятьнең нормальләшүен хәбәр итте. Моңа кадәр Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов автозаправка станцияләрен даими тикшерергә кушты һәм ягулык белән тәэмин итүне контрольдә тоту өчен, республика Премьер-министры Алексей Песошин җитәкчелегендә махсус штаб төзеде. Россия энергетика министры Сергей Цивилев та төбәктә ягулык белән тәэмин итүнең яхшыруын раслады.
Шулай ук алдагы мәкаләне укый аласыз: Татарстанда уртача пенсия биш елда 25 мең сумга җиткән
Нет комментариев