18 августка каршы төндә һәм көндез Татарстанда, шул исәптән Казанда, һава торышы начараюы көтелә. Кайбер урыннарда көчле яңгыр, томан һәм яшенле яңгыр булырга мөмкин, җилнең тизлеге секундына 15–17 метрга кадәр җитәчәк.
МЧС начар һава торышы вакытында сак булырга чакыра
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе республика халкына иминлек чараларын үтәргә киңәш итә. Явым-төшем һәм көчле җил вакытында реклама калканнары, юл билгеләре, агачлар һәм электр тапшыру линияләре янында ышыкланырга ярамый.
Юлны аркылы чыкканда, мөмкин булганча, җир өсте яки җир асты җәяүлеләр кичү урыннарыннан файдаланырга киңәш ителә.
Нет комментариев