Биектау районы яңалыклары

"Биектау хәбәрләре" газетасы

18+
Рус Тат
КӨН ТЕМАСЫ

Татарстанда 1 октябрьдән газ һәм электр тарифлары артачак

Татарстанда 1 октябрьдән газ һәм электр энергиясе тарифлары сизелерлек артачак. Шуңа бәйле рәвештә халыкның коммуналь хезмәтләр өчен түләүләре дә күбәячәк.

Коммуналь тарифларның үсеш чиге билгеләнде

Республика өчен тарифлар үсешенең чик күрсәткече 13,4 процент тәшкил итәчәк. Кайбер районнарда исә ул 18,2 процентка кадәр җитәргә мөмкин.

Газ һәм электр энергиясе кыйммәтләнә

Газның бер кубометр бәясе 8,55 сумнан 9,28 сумга кадәр артачак. Электр энергиясенең төп тарифы исә бер кВт·сәгать өчен 5,82 сумнан 6,47 сумга кадәр күтәреләчәк.

Су һәм җылылык тарифлары аерым исәпләнә

Су белән тәэмин итү һәм җылыту тарифлары һәр шәһәрдә аерым билгеләнә. Алар конкрет хезмәт күрсәтүче оешмага бәйле булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев