Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
КӨН ТЕМАСЫ

Шофер, сак бул! Язгы каникуллар башлана

Мәктәп укучыларының язгы каникуллары башлана. Шул уңайдан агымдагы елның 23 мартыннан 5 апреленә кадәр Татарстан Республикасында, шул исәптән Биектау районында да “Язгы каникуллар” профилактик акциясе үтә.

Әлеге киң масштаблы чара балалар арасында юл-транспорт фаҗигаләрен  кисәтүгә  юнәлдерелгән.

2026 елның 2 аенда гына да республика юлларында 40 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 45 бала яраланган, ә берсе һәлак булган. Һәлакәткә очраган  балаларның күпчелеге җиңел автомобиль пассажирлары булган.

Россия Федерациясе юл хәрәкәте кагыйдәләренең 22.9 пункты нигезендә 12 яшькә кадәрге балалар җиңел автомобильдә алгы утыргычта, 7 яшькә кадәрге балалар арткы утыргычта утырып йөрергә тиеш. Бала утырып йөри торган җайланма аның буена һәм авырлыгына туры килү кагыйдәнең мөһим шарты булып тора. Дәүләт автомобиль инспекциясе 12 яшькә кадәрге балаларны арткы утыргычта йөрткәндә дә аларны  махсус  җайланмага утыртырга  киңәш итә. 12 яшьтән зуррак балалар куркынычсызлык каешын эләктерергә тиеш.

Республика дәүләт автомобиль инспекциясе хезмәткәрләре мәктәп укучыларының язгы каникуллары чорында балаларны йөртү кагыйдәләрен бозуны кисәтү буенча актив эш алып барачаклар. Кагыйдә бозучы шоферлар  Россия Федерациясе административ хокук бозулар кодексының 12.23 маддәсе (3 өлеш) нигезендә өч мең сум күләмендә штрафка тартылачак. Балаларны утыртып йөрүче вазифаи затлар өчен штраф күләме – 50 мең сум, ә юридик затларга 200 мең сумга кадәр җитә.

Агымдагы елда теркәлгән юл-транспорт һәлакәтенең  18 очрагында 18 җәяүле бала төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Профилактик акция барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы балалар да полиция хезмәткәрләре игътибарыннан читтә калмаячак. Кагыйдә  бозучы бала турында мәгълүмат, алга таба аның белән профилактик эш алып барылсын өчен, бала укый торган мәктәпкә тапшырылачак.

Татарстан Республикасы   автомобиль инспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны игътибарлы һәм сак булырга чакыра,  юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү кирәклеге турында искәртә.

Алсу Сафиуллина,  Биектау районының "Юл хәрәкәте иминлеге" булеге җитәкчесе 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев