Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы тормыш өчен мөһим һәм кирәкле дару препаратлары исемлеген яңартты. Ике ел дәвам иткән фикер алышулардан соң исемлеккә еш кына үлемгә китерә торган күкрәк яман шешенең аерым төрен дәвалау өчен кулланыла торган трастузумаб дерукстекан («Энхерту») препараты кертеләчәк.
«Энхерту» препараты исемлеккә кертелә
Трастузумаб дерукстекан («Энхерту») препаратының исемлеккә кертелүе ике ел дәвамында тикшерелгән. Ул күкрәк яман шешенең аерым төрен дәвалауда кулланыла.
Бу хакта «Коммерсантъ» хәбәр итә.
«Трикафта» һәм «Трилекса» кертелмәгән
Шул ук вакытта Сәламәтлек саклау министрлыгы комиссиясе муковисцидозны дәвалау өчен кулланыла торган «Трикафта» препараты һәм аның дженеригы «Трилекса»ны исемлеккә кертү тәкъдимен хупламаган.
Комиссия әлеге препаратларны исемлеккә кертү оригиналь даруның базардан китүенә китерергә мөмкин дип борчыла.
Нет комментариев