Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Районның кыр эшләре көндәлеге

Хәзерге көндә авыл хуҗалыкларында 27900 га мәйданда туңга сөрү эшләре башкарылган. Бу планлаштырылган мәйданнан 79% дигән сүз. Районның "Битаман", "Красная Заря", "Татарстан" хуҗалыкларында көзге кыр эшләре инде тәмамланган. "Серп и Молот" хуҗалыгында да эшләр тәмамлану алдында, барлык эшкәртелергә тиешле мәйданның 98%ында эшләр төгәлләнгән. Ә менә районның "Суыксу" һәм "Правда" хуҗалыкларында...

Хәзерге көндә авыл хуҗалыкларында 27900 га мәйданда туңга сөрү эшләре башкарылган. Бу планлаштырылган мәйданнан 79% дигән сүз. Районның "Битаман", "Красная Заря", "Татарстан" хуҗалыкларында көзге кыр эшләре инде тәмамланган. "Серп и Молот" хуҗалыгында да эшләр тәмамлану алдында, барлык эшкәртелергә тиешле мәйданның 98%ында эшләр төгәлләнгән. Ә менә районның "Суыксу" һәм "Правда" хуҗалыкларында көзге эшләр начар бара, аларга эшләрен тизләтергә кирәк.

Районның бәрәңге басуларында да уңыш җыю эшләре кызу темплар белән бара. Утыртылган 600 га мәйданның 469 га дан уңыш инде җыеп алынган. 50 га мәйданда бәрәңге утырткан "Гыйззәтуллин" крестьян-фермер хуҗалыгы бәрәңге алуны инде тәмамлаган. "Татарстан" хуҗалыгында - 94%, "Бөреле"дә - 80%, "Березка"да - 70% мәйданда бәрәңге уңышы инде җыеп алынган.

Хәзерге вакытта "Бөреле" җәмгыятендә яшелчәләрне җыю өстендә дә эш алып барыла. Бүгенгесе көндә 19 гектар мәйданда кәбестә һәм 8 гектар мәйданда чөгендер һәм кишер уңышы җыелган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев