Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин яңа купюралар символлары өчен тавыш бирүдә актив катнашканнары өчен биектаулыларга рәхмәт белдерде

Хөрмәтле райондашлар, кадерле дуслар! Россия банкының яңа банкнотлары символлары өчен тавыш бирүдә актив катнашып, соңгы минутларга кадәр туган җиребез Идел-йорт алдында үзегезнең изге бурычыгызны ватанпәрвәрләрчә үтәгәнегез өчен сезгә олы ихтирам һәм рәхмәт сүзләремне җиткерәм. Без үзебезнең башкалабыз данын танытыр өчен кулдан килгәннең барысын да эшләдек. Район халкы тавыш бирүдә күмәкләшеп...

Хөрмәтле райондашлар, кадерле дуслар!

Россия банкының яңа банкнотлары символлары өчен тавыш бирүдә актив катнашып, соңгы минутларга кадәр туган җиребез Идел-йорт алдында үзегезнең изге бурычыгызны ватанпәрвәрләрчә үтәгәнегез өчен сезгә олы ихтирам һәм рәхмәт сүзләремне җиткерәм. Без үзебезнең башкалабыз данын танытыр өчен кулдан килгәннең барысын да эшләдек.

Район халкы тавыш бирүдә күмәкләшеп катнашты. Мәктәп укучылары һәм укытучылар, медицина хезмәткәрләре, спортсменнар, администрация вәкилләре - барысы да Казан өчен теләктәшлек күрсәтеп тавыш бирде. Без "бердәмлектә - көч" дигән гыйбарәгә тагын бер кат инандык. Татарстан башкаласының лидер-шәһәрләр төркеменә керүендә биектаулылар өлеше дә бар.

Без, шулай ук, киеренке көрәштә җиңү яулаган Ерак Көнчыгыш төбәген һәм Севастополь шәһәре халкын чын күңелдән тәбрик итәбез. Әмма без җиңелмәдек. Безнең бердәмлек алга таба ирешәчәк уңышларыбызның ныклы нигезе булып тора.

Рөстәм Кәлимуллин, Биектау муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев