Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
КӨН ТЕМАСЫ

Мәктәптә ничек ашаталар

Укучыларны тукландыруга бәйле мәсьәләләр хөкүмәт җитәкчелеге дәрәҗәсендә хәл ителә. Биектау районында мәктәп укучыларының туклануына соңгы вакытта игътибар аеруча артты. Бу мәсьәлә район җитәкчелеге дәрәҗәсендә карала.

Киңәшмәләрдә мәктәптә туклануны оештыру сыйфатын яхшырту мәсьәләләре, ата-аналарның сораулары тикшерелә, аларны чишү юллары карала. Балаларның ничек туклануын тикшерә торган комиссия мәктәпләргә бернинди кисәтүсез килеп керә. Дөрес, 20 минут алдан комиссия килүе турында шалтыратып хәбәр итәләр. Чөнки тикшерүчеләрне кем дә булса каршы алырга тиеш. Ул вакыт эчендә ашханәдә вәзгыятьне төптән үзгәртерлек берни дә эшләп булмый. Районның Хәсәнгата Габәши исемендәге 6 нчы мәктәбенә комиссия нәкъ шулай көтмәгәндә килеп керде.

Районның 6 нчы мәктәбе моннан ел ярым элек кенә сафка басты. Проект буенча 1200 бала сыйдырышлы белем йортында бүгенге көндә 800 бала укый. Комиссия әгъзаларын мәктәп ашханәсенең техник яктан ни дәрәҗәдә җиһазландырылуы кызыксындырды. Күренеп тора, яңа мәктәптә ашханә дә заман таләпләренә җавап бирерлек дәрәҗәдә. Бер генә техника да эшсез тормый. Мәсәлән, яшелчә чистарту комбайнын гына алыйк. Кайбер мәктәпләрдә мондый техника шүрлектә тузан җыеп ята. Ә 6 нчы мәктәптә пешекчеләр үз эшләрен мондый ярдәмчедән башка күз алдына да китерә алмыйлар.

“Безнең ашханә 1200 баланы ашатуга исәпләнгән. Бүгенге көндә без 430 башлангыч сыйныфта  укучыларны һәм югары сыйныф укучыларын ашатабыз. Мәктәпләрнең күбесендә күзәтелә андый күренеш - ашханә коллективына эшчеләр  җитешми.  Бүгенге көндә ашханәдә ике пешекче эшли. Мине дә кушсак – өчәү була инде. Тагын бер савыт-саба, идән  юа торган эшчебез бар. Ә мондый ашханәләрдә дүрт пешекче, ике эшче булырга тиеш. Эшче куллар җитмәүдән интегәбез”, - ди ашханә мөдире Наталья Курьязова.

 Тикшерү вакытында комиссия  җитешсезлекләрне дә ачыклады. Мәсәлән, ризыкны тигез итеп кисә торган аппарат эшсез тора. Камыр ризыгы пешерә торган махсус җиһаз да кулланылмый. Чөнки мондый ризыклар мәктәпкә әзер килеш китерелә һәм балаларга бирер алдыннан ашханә мичендә җылытыла гына. Салатлар да мәктәпкә әзер килеш китерелә.

Комиссия ашханәнең барлык блокларын: продукцияне эшкәртү, коры ризыкларны саклау, ит һәм сөт эшләнмәләрен саклый торган урыннарны    җентекләп тикшереп чыкты. Тикшерүләр барышында ризыкның сыйфатына аерым  игътибар бирелде. 6 нчы мәктәптә ризыкның сыйфаты нормаларга тулысынча җавап бирә дигән нәтиҗә чыгарылды.

Укучылар үзләре мәктәптә оештырылган туклануга нинди бәя бирәләр? Комиссия әгъзаларын бу сорау аеруча кызыксындырды. Мәктәп туклануын оештыруда “файдалы” һәм “тәмле” төшенчәләре арасында баланс тоту бик авыр, әлбәттә. Монда күп нәрсә һәр баланың шәхси зәвыгына бәйле.

“Минем үземә, мәсәлән, салатлар ошый. Бәрәңге боламыгы белән бирелә торган  кәтлитне яратам. Дәресләрдән соң мәктәптә калган очракта өйлә вакытында аш ашап куям. Безнең ашханәдә бик тәмле ашаталар. Менюны үзгәртмәсәләр иде”, - ди Ясминә Әхмәдиева.

“Мәктәбебезгә буфет туклануын да кертсеннәр иде, - ди Ралинә Сибгәтуллина. – Чөнки тәмле итеп тукланганнан соң баллы ризык белән “авыз тәмләтеп” аласы килә. Тулаем алганда, миңа үзебезнең ашханә ризыклары ошый”. Балалар фикеренчә, ашханәдәге ризыклар өйдә әзерләнгәннәреннән берни белән дә аерылмый. Балалар барысы да иттән пешерелгән ризыкларны һәм бәрәңге, макарон кебек икенчегә бирелә торган ашамлыкларны  яраталар икән.

Бу мәктәптә дә балаларның ашханәдә  туклануы әти-әниләр күзәтүе астында тора. Фикерләрне белдерү өчен махсус журнал булдырылган. Анда да тискәре фикерләр табылмады. Комиссия әгъзалары, балалар фикере белән генә канәгатьләнеп калмыйча, үзләре дә ризыкларны тәмләп карадылар.

“Мәктәп яңа, ашханә зур, блоклар күп. Мондый шартлар биредә эшләүчеләрнең эшен күпкә җиңеләйтә. Савыт-саба юа торган машина үзе генә дә берничә кешене алыштыра. Ашханә техник яктан яхшы җиһазландырылган. Хәтта ипине дә машина кисә. Мин дә ашап карадым. Ашлары бигрәк тәмле. Икенчегә әзерләнгән ризыклар да тәмле булды. Тәлинкәгә шактый зур ит кисәге салдылар. Балалар өчен шатланып куйдым. Аларга сау-сәламәт үсәр өчен витаминлы ризыклар да, калорияле ризыклар да шактый”, - дип билгеләп үтте «Бердәм  Россия» партиясенең Биектау районы җирле бүлекчәсе башкарма  секретаре Лиля Надиенко..  

Тикшерүләр күрсәткәнчә, районның 6 нчы мәктәбендә балаларның туклануын оештыру югары дәрәҗәгә куелган. Иң мөһиме, балалар тук һәм канәгать.

Галия ИЛЬДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев